Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе кулланучылар дегустациясе үткәрә

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2016 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә атланмайга кулланучылар дегустациясе уздырыла.

Чараның максаты – кулланучыларга майның составы турында мәгълүмат ирештерү, сәламәтлеккә зыян китерү белән янамый торган сыйфатлы продуктны сайлап алырга өйрәтү, шулай ук лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләрен җиткерү.

Дегустация өчен нәкъ менә атланмайның сайлап алынуы очраклы түгел. Чөнки хәзерге вакытта бу  продукт иң еш ялганлап җитештерелә торган ризыкларның берсе булып тора.

Дегустация ябык режимда уза. Экспертлар һәм чакырылган кунаклар, маркаларын һәм җитештерүчеләрен белмичә генә, тәмен татып, атланмай үрнәкләрен бәяләячәк. Тәкъдим ителгән үрнәкләрнең тәменә, куелыгы, тышкы рәвеше һәм төсенә бәя биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International