Мамадышта ведомствоара комиссия утырышы булып узды

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

 2016 елның 21 сентябрендә Мамадыш районы хакимиятендә Ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Анда сәүдә оешмалары вәкилләре, хосусый эшмәкәрләр, «Облако» һәм «Прогресс» раслау үзәкләре белгечләре катнашты. Комиссия утырышын башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И.М.Дәрҗеманов һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы урынбасары  Л.Р. Муллина үткәрде.

Көн тәртибенә алкогольле продукция сату, алкогольле продукция сатуны  ЕГАИСта теркәү, штрафларны үз вакытында түләү мәсьәләләре кертелгән иде. Эшмәкәрләрне кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар бирелде.

“Росалкогольрегулирование” мәгълүматларына караганда, бүгенгә Мамадыш районындагы 112 сәүдә объектының 22 сендә (гомуми санның  20% ы) алкогольле продукцияне сату ЕГАИС системасында теркәлә. Калган предприятиеләр авыл җирлегендә урнашкан, яисә җәмәгать туклануы предприятиеләре булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International