1 октябрь көнне бөтен дөнья күләмендә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Ул 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль ассамблеясе тәкъдиме белән гамәлгә куелды. Россиядә исә бу бәйрәм рәсми төстә 1992 елда танылды. Егерме елдан артыграк вакыт эчендә аны билгеләп үтүнең билгеле бер традицияләре дә барлыкка килде инде. Безнең Теләче районына да бу традицияләр чит-ят түгел.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тарафыннан эшләнгән план нигезендә, Теләче муниципаль районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә Өлкәннәр көненә багышланган чара үткәрелде. Үзәктә ял итүче өлкәннәребезгә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүматлар ирештерү чараның төп максатына әйләнде.
Очрашу, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен аңлату нигезендә, бик тә җылы әңгәмә рәвешендә узды. Ял итүчеләргә «Памятка потребителю» һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.
Чарада катнашучылар, әнә шундый файдалы очрашу оештырып, кирәкле, кызык мәгълүматлар белән таныштырганнары өчен территориаль орган хезмәткәрләренә эчкерсез рәхмәтләрен ирештерде.