2016 елның 26 сентябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә законны санга сукмыйча гына алкогольле продукция сату фактын ачыклады.
Әлмәт шәһәрендәге Геофизическая урамында урнашкан «Монте Карло» кафесында хосусый эшмәкәр Н.М.Галимов сатучысының хәмер эчемлекләре белән сәүдә итүе мәгълүм булды. Шул ук вакытта әлеге җәмәгать туклануы предприятиесенең алкогольле продукцияне ваклап сату өчен лицензиясе булмавы билгеләнде. Шулай итеп, 15 литр хәмерне (шәраб, шампан шәрабе, аракы) легаль булмаган әйләнештән алырга туры килде.
Әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә. Гаепле зат административ җаваплылыкка тартылачак, продукциясе конфискацияләнәчәк.