Эшмәкәрләргә – “ликбез”

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Мәгълүмати-консультация ярдәме кече предприятиеләрне нәтиҗәле төстә үстерү мөмкинлеге бирердәй дәүләт ярдәме юнәлешләреннән берсе булып тора.

Шуны истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы бизнес вәкилләре белән укыту-өйрәтү характерындагы семинарлар һәм мәгълүмати “түгәрәк өстәл” ләр үткәреп килә. Әйтергә кирәк, эшмәкәрләр мондый семинарларга зур кызыксыну күрсәтеп, аларда актив төстә катнашырга тырыша. Территориаль орган тарафыннан үткәрелә торган һәр практикумга эшмәкәрләрнең бик теләп җыелуы аларга индивидуаль, шулай ук күмәк рәвештә “ликбез” үткәрүнең зарурилыгын тагын бер тапкыр раслый.

2016 елның 27 сентябрендә Әлмәт территориаль орган хезмәткәрләре «Торговый двор» ҖЧҖ базарында мөстәкыйль рәвештә актив икътисадый эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр өчен индивидуаль консультацияләр уздырды. Эшмәкәрлек эшчәнлеген уңышлы төстә алып бару өчен тиешле белемнәргә һәм компетенция-күнекмәләргә ия булырга кирәк шул. “Ликбез” барышында эшмәкәрләр биргән сорауларга тулы җаваплар ирештерелде. Моннан тыш сорауларга гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирелде һәм аларны хәл итү буенча гамәлләрнең эзлеклелеге аңлатылды.

Чара барышында «Вестник потребителя» газетасын уку һәм аңа күзәтү ясау оештырылды, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законы статьялары аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International