Интернеттагы законсыз сайтларга чик куелды

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2016 елның 22 сентябрендә Азнакай шәһәр суды интернет-сәхифәләрдә урнаштырылган мәгълүматларны билгесез затлар даирәсе мәнфәгатьләрендә Россия Федерациясе территориясендә ирекле төстә тарату тыелган дип тану турында турында Азнакай шәһәр прокуратурасы гаризасын карап тикшерде.

Азнакай прокуратурасы интернет-ресурсларны тикшерү нәтиҗәсендә интернеттан файдаланучыларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, шул исәптән төнге сәгатьләрдә дә, сатып алу һәм төрле вак-төяк товарлар (ут кабызгычлар һ.б) сатып алганда бүләк итеп бирү рәвешендә, алкогольле продукция сату һәм аны китереп бирү мөмкинлеге турында мәгълүматлар урын алган 15 сайтка керү мөмкинлеге тудырылганлыгын билгеләде.

Сайтларга керү – бушлай, алдан теркәлү һәм парольләр таләп ителми, интернеттан файдаланучы теләсә кем интернет сәхифәсе эчтәлеге белән танышып, мәгълүматны электрон рәвештә күчерә ала. Сайтлардагы мәгълүматлар – бушлай, файдалану срогы чикләнелмәгән, мәгълүматларны тапшыруга, күчерү һәм таратуга карата чикләүләр юк. Димәк, мондый мәгълүматларны Россия Федерациясе территориясендә тарату тыелган булырга, ә инде югарыда телгә алып үтелгән мәгълүмати материаллар урнаштырылган сайтлар ябык булырга тиеш.

  Шушы нигезләр буенча Азнакай шәһәр прокуратурасы судтан 15 сайтта урнаштырылган алкогольне дистанция ысулы белән сату турында мәгълүматларны Россия Федерациясендә тарату тыелган мәгълүматлар буларак тануны; законлы көченә кергәннән соң  суд карары күчермәсен, “Интернет” челтәрендәге Россия Федерациясендә тарату тыелган мәгълүматлардан торучы   сайтларны тәңгәлләштерү мөмкинлеге биргән, “Интернет” челтәрендәге сайтларның домен атамалары,  сәхифәләре күрсәткечләренең бердәм реестры”на кертү өчен, “Роскомнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрүне сорады.

Эшпрокурор катнашында карап тикшерелде.  Ул судта игълан ителгән таләпләрне хуплап, югарыда телгә алып үтелгән мәгълүматларны “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәре ярдәмендә таратуга юл куймау зарурилыгы турында район прокуратурасының принципиаль  позициясеннән тайпылмады.

“Роскомнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы вәкилләре әлеге сайтларның “Интернет” челтәрендә урын алуын чикләү турында прокуратура тарафыннан игълан ителгән таләпләрне хуплады.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Азнакай шәһәр суды Азнакай шәһәр прокуратурасының таләпләрен канәгатьләндерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International