Биш литр – чик түгел...

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2016 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск һәм Чистай районнары буенча бүлекләреннән легаль булмаган хәмер ташу фактлары буенча тикшерүләр материаллары карап тикшерү һәм карарлар кабул итүгә алынды.

Полиция хезмәткәрләре Алексеевск районында Казан – Оренбург автомобиль юлының  87 нче чакрымында үтә күренмәле, хәмер исе килеп торган сыекча тутырылган 5әр литрлы 9 полиэтилен савытка, шулай ук Казахстан Республикасында җитештерелгән 0,75әр литрлы 6 шешә «ZERO» аракысына тап булган.  Продукция хуҗасы – Алексеевск районында яшәүче ир-ат үзенең аңлатмасында хатыны белән Лаеш районының Сокуры авылына барганлыгын, кире кайтканда Саескан Тавы авылындагы «Карп» кафесы янында үзенә таныш булмаган бер ир-атның очсыз гына бәядән хәмер сатып алырга кодалаганлыгын бәян иткән. Шулай итеп, ул бөтен шушы хәмер продукциясе өчен 5700 сум акча түләгән: 5 литрлы савыттагы сыекчаның һәркайсы өчен – 500 әр сум һәм  ZERO аракысының бер шешәсе өчен – 200әр сум. Әлеге продукцияне, янәсе, үзенең шәхси ихтыяҗлары өчен алган. Хәер, монысы инде мөһим түгел, чөнки полиция хезмәткәрләре бөтен хәмереннән мәхрүм иткән.

Полиция хезмәткәрләре Чистай шәһәренең Хәмзин урамындагы гаражларның берсе тирәсендә «CHEVROLET NIVA» машинасын тикшергән. Алар “корыч ат”ны тикшерү барышында багажнигындагы 13 катыргы тартмада хәмер исе килеп торган үтә күренмәле сыекча тутырылган   0,5әр литр сыешлы  378 полимер савытка юлыккан. Закон бозучы әлеге продукцияне таныш булмаган бер ир-аттан җәмгысе 30240 сумга сатып алып, янәсе, “незамерзайка” сыйфатында файдаланмакчы булган. Шул ук көнне ул зур партиядәге спиртлы продукциясен бушату өчен гаражына килгән, тик нәкъ менә шул чагында полиция хезмәткәрләренә юлыгып, товарыннан мәхрүм калган.

 Хәзерге вакытта Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше фактлары буенча административ тикшерүләр алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International