«Экстремистлыкка – Юк, дибез!» айлыгы кысаларында чара үткәрдек

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 21 сентябрендә территориаль органда хезмәткәрләребез кешеләрнең массакүләм булу урыннарында гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта кылынырга тиешле гамәлләр буенча күнегү үткәрде.

2016 елның 14 сентябрендә территориаль орган хезмәткәрләре Әтнә районының Иске Өҗем авылы  урта мәктәбендә сыйныфтан тыш дәрес уздырды. Аның барышында укучыларга тагын бер тапкыр “Террорчылык – нәрсә ул? Аннан ничек котылырга?” дигән сорауларга җаваплар бирелеп, бу афәт турында бәйнә-бәйнә аңлатылды.

Әлеге чараның максаты – бер-береңә карата толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләү, террорчылык һәм экстремистлыкны, шәхескә каршы җинаятьләрне булдырмау.  Бу тема сентябрь аенда Әтнә районының Өҗем авыл җирлегендә, Арча районының Яңа Кенәр авыл җирлегендә үткәрелгән гражданнар белән очрашуларда да каралды.

2016 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы холлында “Идел буе төбәге халыкларының аш-сулары” дигән кулинария конкурсы узды. Чараның монысы да   «Экстремистлыкка – Юк, дибез!» айлыгына багышлап үткәрелде.

Татар халкының аш-суга осталыгы күп гасырлык милли традицияләргә бай. Татар ашлары пешерү-әзерләү үзенчәлекләре, тәме һәм бизәлеше белән данлыклы. Татар халкының аш-суы үзенчәлекле, бай гына түгел, бүгенге туклану фәне күзлегеннән чыгып караганда бик файдалы да әле.

Чарада шулай ук территориаль органга үз  йомышлары белән килүчеләр, “Арский вестник” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, гомумән, теләгендә булган барча кеше катнашты.

Конкурска татар халкы ризыклары: “Чәк-чәк”, “Вак бәлеш”, гөбәдия,  пәрәмәч тәкъдим ителде. Сыйфаты, бизәлеше һәм, әлбәттә инде, тәме иң шәп ризыкны сайлап алуда төп критерийләргә әйләнде. Конкурсның асылы кунакларның өстәлдәге һәрбер ризык тәмен татып карауларыннан гыйбарәт булды. Алар күңелләренә аеруча хуш килгән ризык тәлинкәсенә махсус билге урнаштырырга тиеш иде.  Шулай итеп, иң күп билге җыйган ризык – гөбәдия җиңүче дип танылды.

Чара бик күңелле үтте. Камыр ризыкларының хуш исе, дустанә җылы мөнәсәбәтләрнең хөкем сөрүе, рәхәтләнеп күңел ачу мизгелләре, халык җырлары чарада катнашучылар күңелендә озакка уелып калыр дип уйлыйбыз. Бу бәйрәмнең безгә татар халкының күп гасырлык традицияләре, гаять бай мәдәнияте һәм барлык халыкларга карата ихтирамлы мөнәсәбе турында тагын бер кат искә төшерүен искәртеп үтәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International