“Без – төрле, әмма без – бергә!”

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

 Террорчылык һәм экстремистлык  - хәтта ки иң тотрыклы, иң имин җәмгыятьне дә какшата алырдай бик зур куркыныч ул. Аны кисәтү эшен алып бару җәмәгатьчелектә террорлык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәштә төп юнәлешләрнең берсе булып тора.

Түбән Кама территориаль органы тарафыннан үткәрелә торган чаралар да эстремистлык һәм террорчылык чагылышларын кисәтү, бу җәһәттән аң-белем дәрәҗәсен, кешеләрдә уяулык, җаваплылык, толерантлылык, рәхим-шәфкатьлелек хисләрен үстерүгә юнәлдерелә. Сентябрь башыннан бирле “Экстремистлыкка – Юк, дибез!” айлыгы кысаларында түбәндәге чаралар үткәрелде:

- хезмәткәрләребезнең балалары арасында “Без – төрле, әмма без – бергә!”, “Мин яши торган шәһәр”, “Минем йортым – Татарстан” дигән темаларга рәсем һәм иҗади хезмәт (плакатлар, инша, фото, эссе, презентацияләр) конкурсы үткәрелде. Балаларны Россия һәм республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыру, интернациональ дуслыкны, үзара ихтирамлы мөнәсәбәтләрне формалаштыру чараларыннан берсе буларак,  мәдәни кыйммәтләр һәм тарих белән кызыксындыру чараның төп максатына әйләнде.

Конкурсантларның мондый чараларда катнашу тәҗрибәсенә ия булуын, теманы аңлавын, фантазиясе һәм тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Бәйгедә катнашучыларның иншаларын укыгач, күтәрелгән тема буенча укучыларның үз фикерен һәм белемнәрен ничек тә төгәлрәк чагылдырырга тырышканлыкларын аңлыйсың.  Балаларның хезмәтләрендә бәйгегә бик җитди, иҗади караганлыклары ярылып ята. Аларның һәркайсында индивидуальлелек, теманы ачу осталыгы, бүгенге проблемаларны аңлау-белү, тыныч-тату илдә яшәү теләге сизелә.

Хезмәтләрне бәяләү җиңел генә булмады.  Шуңа күрә иҗат бәйгесендә катнашучыларның һәммәсенә дә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Хезмәтләр, территориаль орган коллективын һәм территориаль органга килүчеләрне таныштыру максатында, фойега эленеп куелды инде.

 -территориаль орган хезмәткәрләре үзләренең гаиләләрендә әңгәмәләр үткәреп, якыннарында, Россия Федерациясенең тигез хокуклы гражданнары буларак, төрле милләт вәкилләре турында дөрес фикер формалаштырырга, һәр халыкның үзенчәлекле мәдәниятләренең россиялеләрнең бердәм кыйммәтләрен баетуы турында аңлатырга тырышты;

- ә инде территориаль органның хатын-кыз хезмәткәрләре арасында “Идел буе төбәге халыкларының аш-сулары” кулинария бәйгесен оештыру белән милли традицияләргә карата ихтирам хисе тәрбияләүгә өлеш керттек, дип уйлыйбыз. Идел буе төбәгебез  - күп милләтле төбәк. Биредә руслар, чуаш, татар, мордва, удмурт, марийлар дустанә мөнәсәбәтләрдә яши. Миләтләребезнең төрле булуы дус-тату яшәүгә, бер-береңне ихтирам итүгә комачауламый. Төрле милләт вәкилләре булсак та, безнең Ватаныбыз бер – ул да булса Бөек Россия. Ә без – аның балалары. Без үзебезнең Россиябезне яратабыз, нәкъ менә Ватаныбыз безне гаять зур һәм дус-тату гаиләгә берләштерә, дип бөек илебез белән горурлану хисләребезне яшереп тормадык.

 Бәйгегә тәкъдим ителгән барлык бәлешләр дә лаеклы төстә бәяләнеп, уртак түгәрәк өстәл янында тәмләп ашалды. Аш-су сәнгатенең иң интернациональ сәнгатьләрдән берсе булып торуы билгеләп үтелде.

- 24 сентябрьдә Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында территориаль орган хезмәткәрләре “Түбән Кама кроссы – 2016” массакүләм җиңел атлетика кроссында катнашты. Бу спорт ярышларының берләштерү көче милләтара элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә, дигән фикердә торабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International