28 сентябрьдә мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы хакимияте башлыгы Рәгат Хөсәенов шәһәр эшмәкәрләре белән очрашты.
Очрашу барышында бизнес-бергәлек өчен көн кадагына суга торган кайбер әһәмиятле мәсьәләләр каралды.
«Раритек» ҖЧҖ вәкиле Альфред Гатиятов очрашуда катнашучыларны газ мотор ягулыгының өстенлекләре һәм үзләренең транспорт чараларын газ мотор ягулыгына күчерүчеләрне дәүләт ярдәме чаралары белән таныштырды.
Салым инспекциясенең күчмә тикшерүләр бүлеге дәүләт өлкән салым инспекторы Рамил Галимов контроль-касса техникасын теркәүгә алуның яңа тәртибе турында сөйләп үтте.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева Лениногорск районында хәмер базарындагы вәзгыятькә кагылып үтте.
Ә инде Идея Көньяк-Көнчыгыш индустриаль паркы генераль директоры Роза Хәйруллина индустриаль парк мәйданчыгында бизнеска ярдәм итү үзәген ачу турында хәбәр итте.
Очрашуда “Саклык банкы”, “Татфондбанк”, “Ак Барс”, “ВТБ” банклары вәкилләре счетлар алып баруның файдалы шартлары, юридик затлар өчен кредитлау һәм депозитлар ачу шартлары турында сөйләде.