Сатучы дәгъвага каршы җавап бирмәсә, нишләргә?

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына гражданнардан, товарда кимчелек ачыкланып, сатучыга бу хакта җиткерелсә дә, сатучының претензиягә вакытында җавап бирмәве яки гомумән дә аны күрмәмешкә салышуы турында мөрәҗәгать-сораулар еш керә.

Килеп туган мондый хәлләрдә нишләргә?

Кулланучы куллану белемнәреннән хәбәрдар булып, юридик мәсьәләләрдә акны-карадан аера алса, үз хокукларын мөстәкыйль яклау гына түгел, аларның санга сугылмавын булдырмауга да аяк чалырга мөмкин. Шуны истә тотып, Әлмәт территориаль органы түбәндәгеләрне аңлатып үтмәкче.

Сорау: Сатучыга претензия буенча җавап бирү өчен күпме вакыт бирелә?

Җавап: Таләп куелганнан соң 10 көн. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 22 статьясында кулланучының аерым таләпләрен канәгатьләндерү сроклары күздә тотылган.

Кулланучының товарны сатып алу бәясен тиешенчә киметү, кулланучы яки өченче зат тарафыннан товардагы кимчелекләрне юкка чыгару чыгымнарын каплау, товар өчен түләнелгән сумманы кире кайтару, шулай ук сыйфатсыз товар сатылу яки товар турында ялган мәгълүмат бирелү аркасында кулланучыга китерелгән зыянны каплау турында таләп сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер) тарафыннан тиешле таләп куелганнан соң ун көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

Моннан №2 сорау килеп чыга: Претензия кую көнен ничек дөрес итеп билгеләргә?

Җавап: Претензия кую көне булып претензияне кабул итеп алу турында вәкаләтле зат (сатучы вәкиле) имза куйган көн тора. Шуңа күрә барысын да законлы төстә рәсмиләштерү өчен сатучыга претензияне дөрес итеп тапшырырга тырышу кирәк.

Сорау: Сатучыга претензияне ничек дөрес итеп куярга?

Җавап: Претензия җибәрүнең берничә ысулы бар:

- имза салдырып, турыдан-туры сатучыга тапшыру.

Претензияне, имза салдырып, турыдан-туры сатучының үзенә, кибет директоры яки администраторына, башка вазыйфаи затка тапшырырга була. Шул ук вакытта ышанычлы затның (доверенное лицо) дата һәм имзасын куюын һәм вазыйфасы,  ФИО күрсәтүен контрольдә тотарга кирәк - “претензияне алдым, дата, имза, тулы имза (ФИО)”.

- претензияне почта аша җибәрү.    

Сорау: Претензияне почта аша ничек дөрес итеп җибәрергә?

Җавап: Моның өчен сезгә почта бүлегенә килеп, сатучыга заказлы хат белән (уведомление белән) претензия җибәрергә кирәк. Мондый хат почтада катгый контрольлектәге документ булып санала. Сез хатның хәрәкәтен Россия Почтасы сайтында күзәтеп бара аласыз, шулай ук хатның хәрәкәте турында мәгълүматлар электрон адресыгызга килеп торсын өчен, тиешле хезмәт күрсәтүгә “тоташа” аласыз. Уведомлениедә сатучының ышанычлы заты хатны алу турында имза һәм дата куя. Уведомление сезгә кире кайта, ә инде уведомлениенең кире ягында күрсәтелгән дата – претензия кую көне булып тора.

 Сорау: Претензия куелганнан соң 10 көн узды инде, ә җавап һаман юк. Нәрсә эшләргә?

Җавап: Таләпләрегез претензия кую тәртибендә канәгатьләндерелмәгән очракта, сез суд тәртибендә үзегезнең хокукларыгыз һәм мәнфәгатьләрегезне яклый аласыз.

Бу очракта Законның санга сугылмавы – көн кебек ачык. Шуңа күрә сатучыга таләпләрне инде “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 23 статьясындагы 1 пункты буенча  (“сатучының (җитештерүче, вәкаләтле оешма  яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер) кулланучы таләпләрен вакытында үтәмәве өчен җаваплылык”) куярга мөмкин.

 “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның  20, 21 һәм 22 статьяларында күздә тотылган срокларны бозган өчен, шулай ук товарын ремонтлау (алыштыру) чорында шундый ук башка товар биреп тору турында кулланучы таләбен үтәмәгән (үтәүне тоткарлаган) өчен мондый закон бозу очракларына юл куйган сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма  яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер) кулланучыга таләпне канәгатьләндерү срогы чыкканнан соң һәр көн өчен товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойка (пеня) түли.

 Дәгъва гаризалары проектлары белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы фойесында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында (www.tatzpp.ru), кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче оешмалар сайтларында (мәсәлән: www.potrebitel.net, www.ozpp.ru) танышырга була.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 17 статьясы нигезендә, кулланучылар үзләренең хокукларын бозуга бәйле дәгъвалар буенча дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Сез Әлмәт территориаль органы белгечләренә дәгъва гаризасын тутыруда ярдәм итүне һәм РФ Гражданлык-процессуаль кодексының  131 статьясы нормаларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итә аласыз. Өстәмә рәвештә шуны да аңлатып үтмәкчебез: сез мөстәкыйль таләпләр игълан итмәүче өченче зат сыйфатында  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясен суд процессында катнашуга җәлеп итә аласыз.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, кулланучы буларак үз хокукларыгыз санга сугылмаганда түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органыны белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз:

Әлмәт районы һәм Әлмәт ш. 423450,
Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26
тел.: (8553) 22-21-33
e-mail: alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru,
Азнакай районы һәм Азнакай ш. 423200,

Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а,
e-mail:aznak@tatzpp.ru
тел.: (85592) 7-05-07
Баулы районы һәм Баулы ш. 423930,
Баулы ш.. Горюнов ур., 14
e-mail: bavly@tatzpp.ru
тел.: (85569) 5-33-16
Бөгелмә районы һәм Бөгелмә ш. 423230,

Бөгелмә ш., Гашек ур., 3
e-mail: bugulma@tatzpp.ru
тел.: (85594) 6-71-17
Лениногорск районы һәм Лениногорск ш. 423250,
Лениногорск ш., Гагарин ур., 51 e-mail:lensk@tatzpp.ru

Тел.: (85595) 5-19-72


ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы

Виноградова Алина Игорьевна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International