2016 елның 29 сентябрендә Менделеев шәһәренең №2 урта мәктәбе 8-11 сыйныф укучылары белән “Хокук сәгате: кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага очрашу оештырылды.
Шулай итеп, өлкән сыйныф укучылары “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның төп нигезләмәләре, кулланучылар хокуклары, бәхәсле мәсьәләләр килеп туганда килеп чыгу ихтималы булган хәлләр, кулланучыларның мөрәҗәгатьләрен хәл кылу тәртибе белән таныштырылды.
Очрашуда егет-кызлар лекция темасына багышланган ребуслар һәм башваткычларны чишүдә катнашу, үзләрен кулланучыларга “кайнар линия” телефоны аша киңәшләр бирүче белгеч сыйфатында хис итү мөмкинлеге дә алды.
Әкренләп кенә “сорау-җавап” рәвешендәге әңгәмәгә күчкән бик тә кызыклы лекциядән соң егетләрнең берсе: “Эшегез бигрәк кызык икән. Мине дә алыгыз әле...” дип куйды. Ә бер кыз: “Бервакыт хокукларымны яклый алмыйча аптырап калган иде. Менә хәзер инде мондый хәлнең кабатланмаячагын бик яхшы беләм!” - ди гүя без үткәргән чарага “бишле” куйды.