Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә – Ведомствоара эш төркеме утырышы

2016 елның 30 сентябре, җомга

2016 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” 6-кече программасын, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Ведомствоара эш төркеме утырышы булып узды

Утырышта 2016 елның 9 аенда программага кертелгән чараларны тормышка ашыруга, шулай ук продукциягә чагыштырма сынаулар, “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага Олимпиаданың 3 этабын үткәрүгә бәйле эшчәнлек йомгаклары, 2016 елның 4 кварталында программа чараларын тормышка ашыру буенча башка оештыру мәсьәләләре каралды. Уртак эшне камилләштерү һәм тагы да нәтиҗәлерәк итү буенча карарлар кабул ителде.

Утырышта “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе, “Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе, ТР буенча Баш ветеринария идарәсе, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, кулланучылар хокукларын яклау буенча иҗтимагый берләшмәләр, кече программаны үтәүгә җәлеп ителгән башка оешмалар вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International