ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре прививка ясата

2016 елның 30 сентябре, җомга

Ел саен көзге-кышкы чорда грипп һәм йогышлы “салкын тидерү” авырулары көчәя. Алар барлык йогышлы авыруларның 95ын тәшкил итә.

Ел саен дөньяда 500 миллион чамасы кеше грипп һәм ОРВИ йоктыра. Шуның 2 миллионы авыруның тирәнгә китүе аркасында, шул исәптән 500 меңе – грипптан җан тәслим кыла.

 Грипп авыруына каршы дөньякүләм һәм ил тәҗрибәсе шуны күрсәтә: нәкъ менә организмга вакцина кертеп авыруны профилактикалау әлеге каты чирдән иң яхшы индивидуаль һәм массакүләм саклану чарасы булып тора.

Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Аппараты һәм территориаль органнары хезмәткәрләре Татарстанда башланып киткән  гриппка каршы прививка ясату кампаниясендә катнаша. 32 кеше  вакцинация ясатырга теләк белдерде инде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International