Агач утырту көнендә

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

1 октябрьдә узган “Агач утырту көне” табигатьне саклау акциясендә Әлмәт территориаль органы белгечләре дә катнашып, гаиләләре белән агач үсентеләре утыртты.

Табигатькә битараф булмаган барча кеше бу көнне нарат, каен, чыршы һәм имән үсентеләре утыртты. Парк-скверларда декоратив токымлы агачлар – зәңгәр чыршы,  көнбатыш туясы һәм тау нараты пәйда булды. Агачларның әнә шулай массакүләм төстә елына ике тапкыр – язын һәм көзен утыртылуын (бу чорда агачлар тиз яңара) искә төшерик.

8 октябрьдә Әлмәт шәһәренең Экология департаменты, агач-куакларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан чыгып, макулатурага алмашка ылыслы һәм яфраклы агач үсентеләре өләшергә җыена. Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә әлеге чарада катнашырга теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International