1 октябрьдә өлкән буын вәкилләренең һәммәсе Өлкәннәр көне - “Игелек һәм ихтирам көне” уңаеннан котлаулар кабул итә. Бу игътибар-котлауларның әби-бабайлар күңеленә нинди рәхәтлек китерүен сүзләр белән генә әйтеп-аңлатып булмый. Һәр шәһәрдә төрле чаралар үткәрелә: җыр-биюләр, музыка, тәм-том, күчтәнәчләр – бары тик алар өчен генә!
Түбән Кама территориаль органында да бүген дә сафта: әле һаман эшләп йөрүче, яшьләрне тәрбияләүдә катнашучы, үзләренең белем-осталыкларын яшь буынга тапшыручы пенсионерларыбыз бар. Әйтик, Аксубай районындагы белгечебез Госман Гомәр улы 22 ел дәвамында эчке эшләр органнарында хезмәт куеп, кадрлар буенча начальник урынбасары вазыйфасыннан лаеклы ялга киткән. Әмма өендә кул кушырып утырасы килмичә, приставлар хезмәтенә эшкә кереп, 17 ел диярлек шушы хезмәткә җитәкчелек иткән. Хәзерге вакытта ул Түбән Кама территориаль органында эшли.
Территориаль орган начальнигы – “яшь пенсионер” Фәния Нуриәхмәт кызы бүген бәйрәм табыны янына коллегаларын җыеп, үзенең хезмәт эшчәнлегенә бәйле хатирәләре белән уртаклашты.
Түбән Кама территориаль органы Түбән Кама шәһәренең 17 нче микрорайонында урнашкан. Территориаль орган хезмәткәрләре, бәйрәм уңаеннан, сәламәтлегенең какшавы сәбәпле бәйрәм чараларында катнаша алмаган микрорайон пенсионерларының өйләренә барып, аларга азык-төлек җыелмалары тапшырырга карар итте.
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре өлкән буын вәкилләренең һәрбарчасына, иң мөһиме – саулык-сәламәтлек, якыннары һәм туганнарының җылысын, игътибарын тоеп яшәүләрен тели. Өлкәннәребезгә бүген һәм һәр көнне иминлек, тынычлык, әйбәт кәеф-рух телибез!