Базардагы баш беткеч хәлләр...

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контрольлек-инспекция, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең барча хезмәткәрләре дә диярлек дәррәү килеп шәһәребездәге базарларның берсен тикшерергә кузгалды. Бу базар турында быелның җәеннән үк борчулы хәбәрләр алына башлаган иде инде. Менә хәзер сентябрь аенда шул базардан саклау срогы чыккан продуктлар сатып алган бер ханым кулланучы буларак хокукларының санга сугылмавына  саллы гына шикаять язып җибәрде. Ризыкларның биредә шәһәр кибетләрендәгегә караганда очсызрак булуына сөенүе аздан гына сәламәтлегенә “сугу” белән төгәлләнмичә калган икән бит...

Баксаң, базарның зур гына мәйданчыгында 5 чатыр корып, шунда тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән, саклау срогы чыккан продукцияне законсыз сату оештырылган икән. Бу продукция арасында консервлар да, ит ризыклары, сыр, сөт ризыклары, кондитер әйберләре - барысы да бар. Тикшерү вакытында, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 5,10 статьяларын, “Азык-төлек продукциясенең сыйфаты һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгы турында” 02.01.2000г. №29-ФЗ Федераль законның 3 статьясы, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең  11,24,32 статьяларын санга сукмыйча, яраклылык срогы чыккан товарлар сатыла иде. Сатуда шулай ук җитештерү датасы һәм саклау сроклары турында мәгълүматлары күрсәтелмәгән продуктларның да булуы ачыкланды.
Шулай итеп, Казан территориаль органы хезмәткәрләре биредә барлыгы 298 мең 220сум 75 тиенлек сыйфатсыз продукциянең эзенә төште.

“Азык-төлекнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында” Федераль законның 3 статьясы нигезендә, яраклылык сроклары билгеләнмәгән азык-төлек сыйфатсыз, сәламәтлек өчен зыян китерү ихтималы булган продукт буларак таныла. Мондый ризыкны сатарга ярамый, ул фәкать утильләштерелергә яки юкка чыгарылырга тиеш.

Дәүләт контрольлеге органы планнан тыш тикшерү нәтиҗәләре буенча хосусый эшмәкәргә карата тикшерү акты тутырды. Тикшерү материаллары, административ йогынты чаралары күрү өчен,  “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International