Әлмәт – хәмер сату буенча Татарстанда өченче урында

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

 2016 елның 8 аенда Әлмәт муниципаль районында, барлык яшьтәгеләрне дә исәпкә алып, җан башына хәмер продукциясе сату күләме  10,2 литр тәшкил иткән.

Беренче урында – Казан ( 10,4 литр), икенче урында – Бөгелмә районы  (10,6 литр). Әлмәт исә бу күрсәткеч буенча өченче урында бара. Дүртенче һәм бишенче урыннарда – Чаллы (9,1 литр) һәм Түбән Кама районы (8,5 литр). Татарстан буенча уртача күрсәткеч исә  9,1 литрга тигез. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары  Андрей Подовалов гомумшәһәр киңәшмәсендә хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International