2016 елның 8 аенда Әлмәт муниципаль районында спиртлы продукция эчеп агулануның 26 очрагы булган. Шуның җидесе үлем-китем белән тәмамланган.
Суррогат эчеп җан тәслим кылучыларның һәммәсе дә – асылда эшкә сәләтле яшьтәге ирләр. 2015 елның шушы ук чорында исә хәмердән агулануның 36 очрагы теркәлеп, шуның 19ы бакыйлыкка күчү белән төгәлләнгән. Болары – 3 хатын кыз һәм 16 ир-ат. Берсеннән кала, барысы да эшкә сәләтле яшьтәге кешеләр.
Сыйфатсыз хәмер һәм спиртлы продукция куллану, һичшиксез, каты агуланучылар һәм суррогат эчеп үлүчеләр саны артуга китерә, дип билгеләп үтте гомумшәһәр киңәшмәсендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов.
Гомумән алганда, Татарстанда 2016 ел башыннан бирле спиртлы продукциядән агулануның барлыгы 574 очрагы теркәлгән. Шуның 162се үлем-китемгә бәйле. Агуланучыларның 88 проценты – ирләр.