Әлмәттәге кафеларның берсендә лицензиясез генә хәмер сатканнар

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән полиция хезмәткәрләренең уртак рейды барышында законны санга сукмыйча гына алкогольле продукция сату факты ачыкланган. Геофизическая урамында урнашкан «Монте Карло» кафесында лицензиядән башка гына алкогольле эчемлекләр сату билгеле булган. 15 литр күләмендә легаль булмаган хәмер хуҗасыннан алынган.

- Намусын җуйган эшмәкәрләр үз эшчәнлекләренең законсыз булганлыгын белә торып закон бозуга бара. Россия Федерациясе законы нигезендә, алкогольле продукцияне сату фәкать рөхсәт документы, тәгаенләп әйткәндә, лицензия алу нигезендә генә хәл ителергә тиеш. Юкса мондый эшчәнлек, законсыз, дип санала һәм штраф салуга китерә, - дип аңлатып үтте килеп туган хәлне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Көньяк-көнчыгыш территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International