Әлмәттә район активы катнашында киңәшмә булып узды

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән планерка үткәрде.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары  Андрей Подовалов чыгыш ясады. “Хәзерге вакытта Әлмәт районында алкогольле продукцияне ваклап сату белән шөгыльләнүче сәүдә объектларының гомуми саны -  372, шул исәптән шәһәрдә – 257, авыл җирлегендә – 115. 2016 елның 8 аенда алкогольле продукцияне сату 208,1 мең дал, ягъни 2015 елның шушы ук чорына карата  98% тәшкил итә. Бу күрсәткечнең кимүе  ЕГАИС системасын гамәлгә кертүгә бәйле. Легаль булмаган һәм контрафакт продукция йогынтысын,  шулай ук сәламәт тормыш рәвешен актив төстә пропагандалау йогынтысын да инкарь итәргә ярамый. Республикада җитештерелә торган аракы сату күләменең үсү тенденциясе күзәтелә. 8 ай йомгаклары буенча ТР предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән аракы  103,3 мең дал, ягъни узган елдагыга карата 103% тәшкил итә.

Хәмер тармагының иң зур бәласе – контрафакт продукция. Эчке эшләр министрлыгының икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре белән Дәүләт алкоголь инспекциясе, башкарма комитет белгечләре тарафыннан аерым һәм мобиль төркемнәр составында үткәрелгән тикшерүләр йомгаклары буенча 8 ай эчендә алкогольле продукцияне, шул исәптән Казахстанда җитештерелгән продукцияне законсыз сату ихтималы булган  барлыгы 283 объект тикшерелде. Тикшерүләр барышында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуның  79 очрагы ачыкланды. Сыйфатсыз хәмер һәм спиртлы продукция сату, һичшиксез, суррогатлардан агулану һәм үлем-китем очракларына китерә. 2016 елның 8 аенда барлыгы 26 агулану факты билгеләнде. Шуның җидесе кешеләрнең үлеменә китерде. Берсеннән тыш, барысы да – эшкә сәләтле ир-атлар бу”, - дип билгеләп үтте җитәкче урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International