Көтеп алынган бәйрәм: аларны кулларыбыз һәм сүзләребез белән җылытыйк!

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Җылы сүзгә һәм игътибарга мохтаҗ өлкәннәребезгә кадер-ихтирам күрсәтик, кулыбыздан килгәнчә булышыйк! Бер җылы сүз мең бәладән коткара, дигән борынгылар. Аеруча ялгыз яшәүче гражданнар безнең ярдәмгә мохтаҗ.

Бу көнне өлкәннәребезне чәй мәҗлесләренә, концертлар һәм башка чараларга дәшәләр, өйләренә килеп котлыйлар, бүләкләр, азык-төлек җыелмалары өләшәләр. Гомумән, төрлечә ярдәм итәргә тырышып, аларны игътибар үзәгендә калдыралар.  Шуңа күрә өлкән буын кешеләре бу бәйрәмне зарыгып көтә дә.

Әлеге бәйрәм кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы шефлыкка алынган Әхмәдуллиннар гаиләсен Өлкәннәр көне белән котлап, аларга саулык-сәламәтлек, әйбәт кәеф-рух  һәм якыннарының ярдәмнән ташламауларын теләде.

Өлкәннәр декадасы дәвамында хезмәткәрләребезнең балалары арасында “Минем сөекле әбием һәм бабаем” дигән фотосурәтләр бәйгесе оештырылды. Әби-бабайлар үзләренең оныкларын үлеп яраталар һәм алар турында һәрдаим кайгыртып торалар, оныклар да, үз чиратында, дәү әти, дәү әниләрен бик тә якын итәләр бит. Малай-кызларыбызның барлык яллары, барлык каникуллары әби-бабайлары янында үтә. Әбекәйнең  телеңне йотарлык бәлешләре генә дә ни тора! Гомумән, аның янында һәрвакыт барысы да бик тәмле, җылы, уңайлы һәм күңелле була ич!

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көне кысаларында “Әбигә яки бабайга шалтырат” дигән акция дә үткәрде әле. Шулай итеп, хезмәткәрләребез кайчандыр теге яки бу мәсьәлә белән территориаль органга мөрәҗәгать иткән өлкән яшьтәгеләрне бәйрәм белән котлады. Телефоннан котлауларның максаты – хөрмәтле пенсионерларыбызга игътибар күрсәтеп, алар белән эчкерсез аралашу, хәл-әхвәлләрен белешү. Пенсионерлар, үз чиратында, сораулар бирде, теләк-гозерләрен җиткерде. Территориаль орган хезмәткәрләре өлкәннәребезгә саулык-сәламәтлек, матур картлык, үзара аңлашу һәм барчабызның бер-берсен ихтирам итеп яшәвен теләде.

Пенсионерлар – безне тормышка карата зирәк мөнәсәбәткә өйрәтүче, оптимизм рухы өстәүче аксакалларыбыз шул ул! 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International