Быелның 8 аенда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы административ материаллары буенча салынган штрафларның гомуми күләме бер миллион сумнан артып киткән. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов гомумшәһәр киңәшмәсендә хәмер базарындагы хәлләргә җентекләп тукталып үтте.
2016 елның 8 аенда районда алкогольле продукция сату узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда өч мең ярым лекалитрга кимеп, 208 мең дал тәшкил иткән. Белгечләр фикеренчә, бу кимү ЕГАИС системасын гамәлгә кертүгә бәйле. Шул ук вакытта республикада җитештерелә торган аракыны сату күләме арту тенденциясе сизелә. УЛ 8 ай йомгаклары буенча узган елдагы шушы ук чорга карата 103% тәшкил иткән. Легаль булмаган һәм контрафакт продукция, элеккечә үк, зур проблема булып кала.
- 8 ай эчендә полиция һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, шулай ук районның башкарма комитеты белгечләре алкогольле продукциянең, шул исәптән Казахстанда җитештерелгән продукциянең законсыз сатылу ихтималы булган 283 объектны тикшерде, - дип хәбәр итте Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов.
Тикшерүләр барышында 53 шәһәрдә һәм 26 авыл җирлегендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә 79 закон бозу факты ачыкланган. Закон бозуларның төп төрләре: лицензиясез эшчәнлек, төнге сәгатьләрдә хәмер сату һәм тиешле документларсыз гына, ГОСТ таләпләренә туры килмәгән спиртлы лосьоннар сату.
- Безнең бурыч – үлем-китем очракларына юл куймау. Шөкер, хәмердән агулану очраклары кими, - дип басым ясап әйтте Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин.
Хисап чорында барлыгы өч мең ярым литрдан артыграк күләмдә алкогольле һәм спиртлы продукция сатудан алынган. Бу – 2015 елның шушы ук чорындагыга караганда азрак. Димәк, күрелә торган чараларның, шул исәптән административ чараларның нәтиҗәсе бар, дигән сүз. Быелның 8 аенда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы административ материаллары буенча салынган штрафларның гомуми күләме якынча бер миллион сум тәшкил иткән.
Киңәшмәдә шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды. Әйтик, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәммәтҗановка Әлмәт муниципаль районы социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте тапшырылды. Район советы аппаратының мобилизация бүлеге начальнигы Виктору Филипповичка исә район хакимияте башлыгы Рәхмәте белдерелде.