Халыкара өлкәннәр көне – бик тә мөһим бәйрәм. Олыларга карата кадер-хөрмәт бәйрәме буларак, Ватаныбыз хакына зур хезмәтләре, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә кертеп килгән өлешләре өчен өлкән буын вәкилләре алдында тагын бер кат баш ию мөмкинлеге бирә ул. Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында күңел ачу гына түгел, танып белү характерында да төрле чаралар үткәрелә, “Халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениеләрендә социаль хезмәт алучыларга кадер-ихтирам билгеләре күрсәтелә.
Түбән Кама территориаль органы белгечләре дә өлкәннәр декадасына багышлап, Зәй шәһәренең “Радость” халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә; Түбән Кама шәһәренең «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә; Аксубай районының «Нежность» халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә өлкән буын вәкилләренең аң-белемнәрен үстерү кысаларында чаралар үткәрде. Белгечләребез әйтүенчә, кулланучылар хокукларын яклау темасы өлкәннәрдә зур кызыксыну тудырып, тормышларында әледән-әле килеп чыккан мәсьәләләрне хәл кылу буенча төрле сораулар уяткан. Кулланучылар хокукларын яклау буенча белгечләребез, конкрет мисаллар китереп, әби-бабайларыбызга кулланучылар хокукларын яклау буенча тәгаен нинди гамәлләр кылырга кирәклеген тәфсилләп аңлаткан.
Әйе, гражданнарыбызны, аеруча өлкән буын вәкилләрен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту, кулланучы буларак, аларга товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү базарында үзләрен ышанычлырак тою, товар сатып алу һәм хезмәтләргә (эшләр) заказ бирүгә уйланыбрак якын килү мөмкинлеге бирә, товарлар сатып алуга, хезмәтләр (эшләр) күрсәтү буенча килешүләр төзүгә бәйле бәхәсле хәлләр килеп туганда гражданнарның “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы нигезләмәләреннән мөстәкыйль файдалануына этәргеч бирә.
Өлкәннәребез үткәрелгән барлык чараларда кулланучылар өчен тәгаенләнгән файдалы материаллар урын алган белешмәлекләрне бик теләп кабул итте.