2016 елның 29 сентябрендә Теләче муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Э.Р.Кәримова һәм З.Р.Гыйльметдинова катнашында гражданнарны күчмә кабул итүнең чираттагысы булып узды.
Чара “Бердәм Россия” партиясенең Теләче җирле бүлеге тарафыннан оештырылды.
Чара башында Теләче районында яшәүчеләр игътибарына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге юнәлешләре, I яртыеллыктагы эш нәтиҗәләре турында җиткерелде, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон нормалары аңлатылды. Закон статьялары конкрет мисалларда каралды.
Кабул итүдә асылда авыл халкы катнашты. Аларның сораулары сәүдә өлкәсенә кагылышлы булды. Гражданнарны сатып алынган көнкүреш максатындагы техник яктан катлаулы товарлар, азык-төлекнең сыйфатсыз булып чыгуы очрагында нинди хокукларга ия булулары, гарантия ремонтын үткәрү сроклары, сыйфатлы товар сатып алу мөмкинлеге тудырылу өчен кирәкле мәгълүматларның күрсәтелү зарурилыгы һ.б. кызыксындырды. Суд тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде. Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга квалификацияле җаваплар ишетүгә иреште.
Кабул итү барышында товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында төрле мәгълүматлар урын алган буклетлар, шулай ук «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.
Очрашуда катнашучыларга куллану базарында закон бозуларның ачыклану очрагында язмача рәвештә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде. Моннан тыш Татарстан Республикасы Муниципаль һәм дәүләти хезмәтләр күрсәтү сайтында “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмат системасының эшләп килүе, гражданнарның алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендәге закон бозу очраклары турында шунда мөрәҗәгать итә алулары, хәбәрендә бәян ителгән хәлләрнең чынлыгы расланганда, гражданинга акча бирелүе турында сөйләп үтелде.