Закон боздыңмы – түлә!

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

2016 елның сентябрендә Чаллы шәһәре башкарма комитеты хәмер базары өлкәсендә закон бозулар өчен штрафлар түләтүнең нәтиҗәсен яхшырту буенча Юл картасын эшләде.

Юл картасын тормышка ашыру барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәре № 1 һәм № 2 суд приставлары бүлекләренең суд приставлары белән берлектә административ штрафларны закон нигезендә ихтыярый төстә түләү өчен билгеләнгән срокларда түләмәгән бурычлы хосусый эшмәкәрләрнең сәүдә объектларында булды.

 Нәтиҗәдә  9 сәүдә үзәгендә эшмәкәрләрнең инде эшчәнлек алып бармаулары ачыкланды, 2 эшмәкәр шунда – үзләренең эш урынында ук барлыгы 15 мең сумлык бурычын түләде.

Бу юнәлештәге эш дәвам иттерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International