Алтын көз

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

 Бүген Чаллы шәһәрендә, күп еллык традицияләргә тугрылыклы калып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе ветераннарын  - Чаллы территориаль органының беренче җитәкчесе Певнева Людмила Николаевнаны, Әлмәт территориаль органы элекке җитәкчесе  Шерниязова Татьяна Павловнаны һәм куллану базарында хокук бозуларны кисәтү бүлеге белгече Бәдретдинова Фирүзә Хазгали кызын, контрольлек-инспекция бүлеге консультанты Зарифуллина Кадрия Дамир кызын хөрмәтләү булды.

Чаллы территориаль органы коллективы ветераннарның өйләренә барып хәл-әхвәлләрен белеште. Шулай итеп, җылы, гаилә рухындагы әңгәмә барышында нәтиҗәле төстә бергә-бергә эшләгән еллар искә төшерелде, узгандагыларны саклаган архив фотолары шәһәребез һәм аның халкы файдасына күпме эшләнгәнлеген “сөйләде”.

Ветераннарыбызга, саулык-сәламәтлек, якыннарының җылысын һәм кайгыртуын тоеп яшәүләрен, бетмәс-төкәнмәс оптимизм рухы теләп, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук Чаллы территориаль органының “дуслары” – “Хезмәт ветераннары пансионаты” һәм Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәге дә игътибардан читтә калмады.

Әйтергә кирәк, әлеге учреждениеләр белән күптәннән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган инде. Кулланучылар хокукларын яклау белгечләре һәр ай саен әлеге үзәкләрдә ял итүчеләр белән очрашып, аларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законын, “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында”  19 гыйнвар, 1998 ел, N 55 РФ Хөкүмәте карарын аңлату нигезендә агарту эшен алып бара. Ә менә бүген ветераннарыбызга рәхмәт сүзләре җиткереп һәм озын гомер, бәхетле картлык теләп, тәмле-татлы күчтәнәчләр өләшенде.

Әйе, ялгызларга һәм өлкәннәргә кадер-игътибар, игелекнен бер генә кыйпылчыгын булса да бүләк итү бик кирәк шул. Очрашу әкрен генә бәйрәм концертына әйләнде һәм ветераннарыбыз ирле-хатынлы Исрафиловларның гармунда уйнап үзләре иҗат иткән җырларын тыңлап кинәнде.

Ял итүчеләргә буклетлар, «Вестник потребителя» газетасы өләшенде һәм, кирәк булган очракларда, Чаллы территориаль органының “Кайнар линия” телефонына (71-43-03) мөрәҗәгать итә алулары турында исләренә төшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International