“Чәч кыркый торган машинка алган идем. Сыйфатсыз булып чыкты. Икенчесен алсам, тагын шул ук хәл. Сатучыга күпме мөрәҗәгать итсәм дә, җавап бер – ремонтлатырга кирәк, имеш. Билләһи, акча кырку машинасын алдым, ахрысы мин!” - дип уенын-чынын бергә кушып мөрәҗәгать итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына Менделеев шәһәрендә яшәүче бер ханым.
Ханымның әнә шундый моң-зарын тыңлаганнан соң ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре шәһәребез кибетләренең берсендә аңлату характерында әңгәмә үткәрергә карар итте. Шулай итеп, эшмәкәргә товарны экспертизага тапшырып, аның нәтиҗәсен көтүдән башка чара калмады.
Шөкер, 10 көннән соң ханымга, өе янындагы эскәмиягә утырып, мең дә берне белергә теләүче күрше хатыннарына сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчасын үзенә ни рәвешле кайтарып бирүләрен сөенә-сөенә сөйләргә насыйп булды.