5 октябрь көнне Буа муниципаль районы хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары М.Р.Булгаков рәислегендә алкогольле продукция, шул исәптән сыра сатучы хуҗалык итүче субъектлар белән киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Р.С.Галләмова, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Бөгелмә, Баулы, Азнакай районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы А.М.Дәүләтшин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге оперуполномоченные полиция майоры А.Ю.Шаталов һәм хуҗалык итүче субъектлар катнашты.
Киңәшмәдә алкогольле продукцияне сату мәсьәләләре; алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше буенча күрелә торган чаралар; алкогольле продукцияне законсыз саткан өчен чыгарылган суд карарлары; контрафакт хәмер проблемасы; хәмернең законсыз әйләнешенә киртә кую мәсьәләләре; намуссыз сатучыларны ачыклау һәм аларга карата җәза чаралары күрелү фактларын массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мәсьәләләре каралды.