“Табыш” сатучыларын өйрәттек

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына  бер кулланучыбыздан, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 23,33 пунктлары санга сугылмый, дип, Арча шәһәрендәге «Табыш» ҖЧҖ кибетенә тикшерү үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать алынды. Территориаль орган хезмәткәрләре әлеге шикаять буенча кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законның үтәлү-үтәлмәвен белү өчен тикшерү үткәрде. Гаризада күрсәтелгән фактлар урында өлешчә расланды. Кибетнең сәүдә залында саклау срогы чыккан һәм тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән барлыгы  1740 сумлык ит ризыкларының саклануы-сатылуы ачыкланды. Әлеге закон бозу фактлары буенча тикшерү акты тутырылып, алга таба карап тикшерү һәм гамәлдәге закон нигезендә административ җаваплылыкка тарту өчен, “Роспотребнадзор”ның Арча, Биектау районнарындагы территориаль органнарына җибәрелде.

Тикшерү йомгаклары буенча территориаль орган хезмәткәрләре әлеге кибет сатучылары өчен законнарны үтәү буенча укыту-өйрәтү характерындагы чара уздырды. Шулай итеп, аларга кибет эшчәнлегенә турыдан-туры карый торган “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нормалары, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Хезмәткәрләрне кызыксындырган барлык сорауларга тәфсилле, тулы җаваплар бирелде.

Чара ахырында кибет хезмәткәрләренә «Вестник потребителя» газетасының соңгы саны һәм буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International