Баррикаданың теге ягында тору ягын карыйлар

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Сатучы, хәмер сатып җибәргәнче, яшь кешенең балигълык яшенә җиткәнлегенә инанырга (фотосурәте һәм туу датасы күрсәтелгән документ сорарга) тиеш.

Эшенә салкын каравы яки бу вакытта башында йөз төрле уйлар булуы аркасында балигъ булмаган үсмергә хәмер сатып җибәреп, бу хакта хокук тәртибен саклаучы органнарга мәгълүм булса, сатучыга җәза чарасы күрелә. 18дән яшьрәк затка хәмер саткан өчен сатучы  30000-50000 сумлык штрафка тартылырга мөмкин. Штраф күләме кылынган гамәл өчен җаваплылык дәрәҗәсенең үсүе турында сөйли. Юридик затлар өчен үсмерләргә спиртлы эчемлекләр саткан өчен иң зур җаваплылык күздә тотылган: юридик затларга салына торган штрафлар күләме 300000-500000 сум тәшкил итә.

Әмма алкогольле продукция сатучы кайберәүләр еш кына баррикадаларның теге ягында тору ягын карый. Аларны әхлак принциплары да һәм хәтта административ җәза күләмнәре дә туктатмый. Мондыйлар балаларга спиртлы эчемлекләрне элек ничек саткан булса, хәзер дә сатуларын  дәвам итәләр.

 Әнә шул рәвешле сентябрь аенда Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре буенча хуҗалык итүче субъектларның 7 сатучысы балигъ булмаган затка хәмер продукциясен законсыз саткан өчен административ җаваплылыкка тартылды. Аларның һәркайсына    30.000 сум күләмендә штраф салынды:

- Тимәш авылында  «Йолдыз» кибете;

- Кәркәле авылында “Мишәр” кибете;

- Лениногорск шәһәренең Ленинград урамындагы «Фикс прайс» кибете;

- Заварыкин урамындагы “Тәмле” кибете;

- Куйбышев урамындагы «Пятерочка» кибете;

- Ленинград урамындагы «Миг» кибете;

- Кошевой урамындагы «Универсам» кибете сатучыларына.

 Балигъ булмаган үсмерләргә кабат хәмер саткан очракта бу сатучыларга бөтенләй дә катгый җәза чаралары күреләчәк.

Мондыйлар административ җәзадан соң җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкиннәр.   


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International