Концертка бармый калган...

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

 Концерт залларында әйбәтрәк урыннарга билетлар һәрвакытта да премьера булырга бер ай һәм аннан да алданрак сатылып бетә. Чаллыда яшәүче бер кулланучыбыз да шуны истә тотып булса кирәк, яраткан җырчысы Дима Биланның концертына билетны алдан ук алып куйган.  Шулай итеп, беренче рәтләргә билетлар юнәтүенә сөенеп бетә алмыйча, концертны зарыгып көтә башлаган.

Әмма, кызганычка, планнарыбыз кайвакыт тормыш чынбарлыгына ярашмыйча, культуралы ял итүне кичектереп торырга да туры килгәли шул. Билет бәясе – кыйммәт.  Шуңа күрә дә концертка бара алмаган кешенең аны кире кайтарып, түләнгән акчасын алырга теләве гаҗәп түгел. Безнең кулланучыбыз да сөекле җырчысын күрү бәхетенә ирешә алмавын аңлагач, концерт башланырга ике сәгать кала Чаллы шәһәре концерт залына мөрәҗәгать иткән. Тик, ни кызганыч, аңа акчасын кире кайтарудан баш тартылган.

Менә шунда инде ул бу мәсьәләдә хаклыкның кем ягында икәнлеген ачыкларга ниятләп, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итте. Бүлек белгечләре аңа “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Федераль законны аңлатып үтте. Анда сәбәпләрен аңлатмыйча гына, теләсә нинди хезмәт күрсәтүдән баш тартырга мөмкин, дип күрсәтелгәнлегенә төшендерелде. 

Билетларны кире кайтару процедурасы бик җиңел генә:

- гариза язасы;

- шуңа билетларны кушып бирәсе.

Гариза закон нигезендә билгеләнгән срокларда карала. Барысы да – кулланучы ягында: аның түләнгән акчасын кире кайтару таләбе канәгатьләндерелергә тиеш.

Фактта тотылган чыгымнар турында мәсьәлә күтәрелгән очракта администрация концерт залының фактта тоткан чыгымнарын билгеләү принципларын аңлаткан норматив акт белән таныштырырга тиеш. Процентлар һавадан алынмаска, бәлки документлар нигезендә расланылырга тиеш. Сезгә мондый документлар күрсәтелмәгән икән – билетның тулы бәясен кире кайтаруларын таләп итегез.

Кәефе кырылган кулланучыга боларның барысы да аңлатылганнан соң администрация белән күчмә очрашу үткәрү турында карар кабул ителеп, аңлату эше үткәрелде. Нәтиҗәдә кулланучының таләпләре канәгатьләндерелде. Ул гына да түгел, Чаллы шәһәре концерт залы администрациясе гафу үтенү йөзеннән аңа артист сурәте төшерелгән календарь да бүләк итте әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International