Кибеттә яки оешма, хосусый зат тарафыннан хезмәт күрсәтүләр алганда үз хокукларыңны санга сукмау күренешләренә тап булучыларыбыз аз түгелдер. Әмма, кызганычка, кайберәүләр моңа күз йома. Әмма юкка күз йома...
Арча территориаль органына Арча шәһәрендә яшәүче Г.ханым мөрәҗәгать итте. 2016 елның сентябрендә Арча шәһәрендәге автосервисларның берсендә ханымның машинасын ремонтлаганнар. Вентиляторы сафтан чыккан булган. Ремонтлавын-ремонтлаганнар, тик менә автосервистан Казанга таба юл алгач ук капоты астыннан төтен чыга башлаган. Ярый әле, бу хәл Биектау бистәсендә урнашкан автосервис тирәсендәрәк кенә булган. Машинага диагностика үткәрелгәннән соң берничә сәгать элек кенә урнаштырылган җилләткечнең, дөрес “утыртылмау” аркасында, “корыч ат”ның башка деталенә тиеп, шуны бозганы ачыкланган. Шулай итеп, яңа ремонт өчен кулланучыга тагын берничә мең сум акча чыгарып салырга туры килгән.
Г.ханым, кичекмәстән консультация алу өчен, Арча территориаль органы телефонына шалтыратты.
Кулланучыбызга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законы һәм РФ Хөкүмәтенең 11.04.2001 ел, № 290 карары нигезендә расланган Автомотранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтү (эшләр башкару) кагыйдәләре нигезендә консультация бирелде. Шулай итеп, автосервиска бәйле хәлләр әйбәт кенә тәмамланып, сыйфатсыз ремонт һәм китерелгән зыян өчен кулланучыга түләнгән акчасы кире кайтарылды.
Кулланучыларыбыз мондый хәлләрдә калмасын өчен бу мәсьәләгә җентекләбрәк тукталып үтик әле.
Әйтик, автомобилегезне сервиска тапшырырга кирәк ди. Хокукларыгыз санга сугылып, тулы күләмдә хезмәт күрсәтелсен өчен нишләргә? Иң элек машинаны кабул итеп алганда барлык документларның да дөрес рәсмиләштерелгәнме икәнлеген карарга кирәк. Сезнең белән язмача килешү (кагыйдә буларак, бу –заказ-наряд) төзергә тиешләр. Автомобилегезне үзегезнең күз алдыгызда ремонтласалар яки техник хезмәт күрсәтсәләр, язмача килешү төзүнең кирәге юк. Әмма Сезгә автосервисның машинагызны кабул итеп алып, хезмәтләр күрсәтүенә түләнгәнлекне раслаган квитанция, талон, касса чегы яки башка төрле документ бирергә тиешләр.
Эш башкаручы (автосервис) – оештыру-хокукый формасы төрлечә булып, кулланучыларга түләүле хезмәтләр күрсәтү (эшләр башкару) килешүе (алга таба – килешү) буенча автомототранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау хезмәтләре күрсәтүче (эшләр башкаручы) оешма, шулай ук хосусый эшмәкәр ул.
Эш башкаручы кулланучы игътибарына үз оешмасының фирма атамасын, урнашу урынын (юридик адрес) һәм аның эш режимын җиткерергә тиеш. Мондый мәгълүматлар оешманың алтактасында урнаштырылган булырга тиеш.
Эш башкаручы хосусый эшмәкәр булып торган очракта, үзен теркәүгә алган оешма атамасын күрсәтеп, дәүләт теркәвенә алынганлыгы турында мәгълүматны кулланучыга җиткерергә тиеш.
Заказлар кабул ителә торган бүлмәдә түбәндәге мәгълүматлар урнаштырылган булырга тиеш:
Моннан тыш эш башкаручы кулланучыга танышу өчен түбәндәге мәгълүматларны күрсәтергә тиеш:
– башкарылган эш нәтиҗәләреннән иң әйбәт һәм имин файдалану кагыйдәләре һәм шартлары турында;
– хезмәт итү срогы яки яраклылык срогы турында, шулай ук әлеге сроклар чыккач кулланучы кылырга тиешле гамәлләр турында һәм мондый гамәлләр кылмауның ихтимал нәтиҗәләре турында – әлеге сроклар чыккач автомототранспорт чаралары кулланучының тормышы, сәламәтлеге һәм милке өчен куркыныч белән янаганда яки билгеләнеше буенча файдалану өчен яраксызга әйләнгәндә.
Килешү кулланучы шәхесен раслаган документ, шулай ук автомототранспорт чарасына милек хокукын раслаган документлар (теркәлү турында документ, автомототранспорт чарасы паспорты, справка-счет) күрсәткәннән соң төзелә. Автомототранспорт чарасының номерлар сугылмаган аерым состав өлешләрен ремонтка тапшырганда, әлеге документларны күрсәтү таләп ителми.
Кулланучы автомоторанспорт чарасы хуҗасы булып тормаганда, аннан файдалануга хокукын раслаучы документ күрсәтә.
Игътибар! Килешү (заказ-наряд, квитанция һ.б.) ике нөсхәдә, ямача төзелә, бер нөсхәсе кулланучыга тапшырыла.
Хезмәтләр күрсәтү (эшләр башкару) килешүендә нинди мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш?
Язмача төзелә торган килешүдә (заказ-наряд, квитанция һ.б) түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:
1. Эш башкаручының фирма атамасы һәм юридик адресы (хосусый эшмәкәр өчен – ФИО һәм дәүләт теркәвенә алу турында мәгълүматлар);
2. Кулланучының ФИО, телефоны, адресы;
3. Заказны кабул итү датасы һәм аны үтәү срогы.
4. Хезмәтләр күрсәтү (эшләр башкару) бәясе, түләү тәртибе.
5. Автомототранспорт чаралары маркасы, моделе, дәүләт номер билгесе, төп агрегатлары номерлары;
6. Автомототранспорт чарасы бәясе;
7. Эш башкаручы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр (башкарыла торган эшләр) исемлеге, запас частьләр һәм материаллар исемлеге, аларның бәясе һәм күләме.
8. Кулланучы тапшырган запас частьләр һәм материаллар исемлеге;
9. Билгеләнгән очракта, эш нәтиҗәләренә гарантия сроклары;
10. Заказны кабул итүче (килешүне рәсмиләштерүче) затның вазыйфасы, ФИО, имзасы һәм кулланучының имзасы;
11. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең (башкарыла торган эшләр) үзенчәлекләренә бәйле башка мәгълүматлар күрсәтелергә мөмкин.
Кулланучы яки эш башкаручының таләбе буенча күрсәтелә торган хезмәтләргә (башкрыла торган эшләр) смета төзелергә мөмкин, ул килешүнең бер өлешенә әйләнә.
Шуны белеп торыгыз! Автосервисның кулланучы ризалыгыннан башка түләүле өстәмә хезмәтләр (эшләр) күрсәтүгә, шулай ук бер төрле хезмәтләр күрсәтүне (эшләр башкару) икенче бер төрле хезмәт күрсәтү (эш башкару) белән генә хәл кылуны шарт итеп куюга хокукы юк.
Кабул итеп алу-тапшыру акты нәрсә ул?
Кулланучы транспорт чарасын эш башкаручыга хезмәтләр күрсәтүгә (эшләр башкару) тапшырган очракта, эш башкаручы кабул итеп алу-тапшыру актын төзергә тиеш. Анда автомототранспортның комплектациясе, күзгә күренеп торган кимчелекләре, төгәл атамасын, тавирламасын һәм бәясен күрсәтеп, кулланучының нинди запас частьләр һәм материаллар тапшыруы турында мәгълүматлар күрсәтелә. Бу мәгълүматлар шулай ук хезмәтләр күрсәтүгә килешүдә дә күрсәтелергә мөмкин.
Актка эш башкаручының һәм кулланучының җаваплы заты кул куя һәм ул эш башкаручы мөхере белән раслана. Актның бер нөсхәсе килешү белән бергә кулланучыга тапшырыла.
Хезмәтләр күрсәтү (эшләр башкару) сроклары санга сугылмаганда кулланучы гамәлләре
Хезмәтләр күрсәтү (эшләр башкару) сроклары санга сугылмаганда, кулланучы, үз теләгенә карап, түбәндәгеләрнең берсен сайлап алуга хокуклы:
Кулланучы хезмәт күрсәтү срогы санга сугылмауга бәйле рәвештә китерелгән зыянны да каплауны таләп итүгә хокуклы.
Моннан тыш эш башкаручы хезмәт күрсәтү (эш башкару) сроклары санга сугылмаган очракта хезмәт күрсәтү (эш башкару) срогы чыкканнан соң узган һәр көн (һәр сәгать – срок сәгатьләрдә билгеләнгән очракта) өчен хезмәт күрсәтү (эш башкару) бәясенең 3 проценты күләмендә кулланучыга неустойка (пеня) түләргә тиеш. Неустойка (пеня) күләме хезмәт күрсәтүнең (эш башкару) аерым төре бәясеннән яки заказның гомуми бәясеннән артмаска тиеш, хезмәт күрсәтүнең (эш башкару) аерым төре бәясе килешүдә күрсәтелмәгәндә.
Күрсәтелгән хезмәтләрдә (башкарылган эшләр) кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучы гамәлләре
Күрсәтелгән хезмәтләрдә (башкарылган эшләр) кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучы, үз теләгенә карап, түбәндәгеләрнең берсен сайлап алуга хокуклы:
– кимчелекләрне бушлай юкка чыгару;
– эш өчен билгеләнгән бәяне тиешенчә киметү;
– эшне кабаттан бушлай башкару;
– үз көче яки өченче затлар көче белән кимчелекләрне юкка чыгару буенча китерелгән зыянны каплау:
Кулланучы, килешүдә билгеләнгән срокта хезмәт күрсәтүдәге (эш башкару) кимчелекләр юкка чыгарылмаган очракта яки ачыкланган кимчелекләр җитди кимчелекләр булып торганда, килешүне үтәүдән баш тартуга һәм зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы.
Шуны белеп торыгыз! Күрсәтелгән хезмәттәге (башкарылган эш) кимчелекләр эш башкаручы тарафыннан кулланучы билгеләгән акылга сыешлы срокта күрсәтелә, бу срок килешүдә өстәмә рәвештә билгеләнә. Кулланучының акчалата таләбе таләп куелганнан соң ун көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
Күрсәтелгән хезмәттәге (башкарылган эш) кимчелекләргә бәйле таләпләр кайчан куелырга мөмкин?
Таләпләр куелырга мөмкин:
Киңәш:
– Кулланучы эш башкаручының хезмәтенә тыкшынмыйча гына, теләсә кайсы вакытта хезмәтләр күрсәтү (эш башкару) барышын һәм сыйфатын тикшерүгә хокуклы.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Киңәш-табыш кирәк булганда, теләсә кайсы вакытта түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз: 422000, ТР, Арча ш., Банк ур., 2а й., тел. 884366 3-28-93, Балтач районында – 884368 2-44-03, Кукмара районында – 884364 2-60-75, Саба районында – 884362 2-30-84, Теләче районында – 884360 2-12-55.