Ел башыннан бирле Чаллыда 3 мең 874 литр алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды

2016 елның 7 октябре, җомга

Бүген депутатлар регламент, хокук тәртибе һәм халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышында Чаллы шәһәре территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә законның үтәлешенә контрольлек итү турында сөйләде.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Лилия Муллина депутатларга хәбәр иткәнчә, бүген Чаллыда 491  сәүдә объектында хәмер сату хәл ителә. 157 оешма алкогольле продукцияне ваклап сату өчен лицензиягә ия.

Сентябрь башына Чаллыда  481,2 мең декалитр алкогольле продукция сатылган. Бу – 2015 елның шушы ук чорындагыга караганда 7% ка күбрәк. Ведомство 212 контрольлек чарасын уздырган. Шуның 188е – алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә. Нәтиҗәдә   закон бозуның   199 очрагы ачыкланган, шул исәптән 188 е – алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә.

Лилия Муллина басым ясап әйткәнчә, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары  23% ка арткан. Ел башыннан бирле  3 мең 874 литр күләмендә хәмер законсыз әйләнештән алынган.

Эчке эшләр органнары белән берлектә 15 контрольлек чарасы үткәрелгән. Ачыкланган закон бозу очраклары буенча барлыгы 1 миллион 323 мең сумлык штраф салынган. Бу узган елның шушы ук чорындагыга караганда 67%ка күбрәк.

Лилия Муллина депутатлар игътибарын Чаллыда яшәүчеләрнең “Халык контроле” системасында да алкогольле продукцияне законсыз сату мәсьәләсен еш күтәрүләренә юнәлтте. 8 ай эчендә шәһәрдә яшәүчеләрдән барлыгы 90 мөрәҗәгать алынган. 46 мөрәҗәгать буенча закон бозу факты расланып, закон бозучыларга карата административ эшләр кузгатылган.

Лилия ханым шулай ук “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итеп, легаль булмаган алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен ачыклауда ярдәм иткән кешеләрнең матди бүләкләнүгә исәп тота алуын, Чаллыда яшәүче 25 кешенең чынбарлыкка туры килгән хәбәр тапшырган өчен инде мондый бүләкне  алырга да өлгерүен билгеләп үтте.

“Роспотребнадзор” идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы Марат Гыйрфанов хәмер продукциясеннән агуланулар буенча статистика  мәгълүматлары китереп үтте. Шәһәр буенча хәмердән һәм аның суррогатларыннан агулануның барлыгы 84 очрагы теркәлгән, 15 кеше җан тәслим кылган. Агуланучылар арасында балигъ булмаганнар да бар: балалар арасында агулануларның 27 очрагы билгеле булган.

 Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән җинаятьләрне һәм хокук бозуларны кисәтү эше турында бүлек җитәкчесе  Вилсур Минһаҗев сөйләп үтте. Хәмер базары объектларына 720 тикшерү үткәрелеп, тикшерүләр нәтиҗәләре буенча  573 административ беркетмә төзелгән. “Ике төрле максаттагы” спиртлы сыекча сатучы 68 сәүдә ноктасы эшчәнлегенә нокта куелган.

 Депутатлар фикер алышу барышында җаваплы хезмәтләргә тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукцияне ваклап сатуны ачыклау һәм кисәтү эшчәнлеген көчәйтергә тәкъдим итте. Ә инде Башкарма комитет идарәләре һәм бүлеген депутатлар балалар һәм балигъ булмаган гражданнар арасында профилактика, халык арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау эшен көчәйтергә чакырды.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International