2016 елның 3 сентябрь иртәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре Минзәлә районында Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 1125 нче чакрымында Чаллыда яшәүче берәү “иярләгән” микроавтобусны туктаткан (Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы алып килгән чагында). Гражданинның үзе әйтүенчә, әлеге продукцияне Казахстан Республикасында сатып алып, шәхсән куллану өчен өенә алып кайтышы булган.
Шулай итеп, барлыгы 450 литр күләмендә 900 шешә хәмер продукциясен хуҗасыннан алырга туры килгән.
Тартып алынган алкогольле продукция һәм эш материаллары ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына административ чаралар күрүгә тапшырылган.
РФ КоАП 15.12статьясының 4 өлеше буенча административ тикшерү кузгатылган.