Чаллыда яшәүчеләр арасында “Халык контроле” мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итүчеләр саны артканнан-арта. “Сәүдә кагыйдәләрен бозу” бүлегенә хәмер сатуда закон бозулар, әйтик, төнге сәгатьләрдә сыра һәм хәмер сату очраклары турында хәбәрләр торган саен күбрәк урнаштырыла.
3-7 октябрь көннәрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 6 заявканы тикшерде. Нәтиҗәдә 4 мөрәҗәгатьтә бәян ителгән хәлләр расланды: төнге сәгатьләрдә сыра сатуның 2 очрагы, лицензиясез эшчәнлекнең 1 очрагы һәм “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сатуның 1 очрагы ачыкланды. Шулай итеп, 13 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнештән алынды.
Закон бозучыларның һәммәсе дә РФ КоАП нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак, ә хәбәрләрендә бәян ителгән хәлләр расланган гражданнар 1дән 3 мең сум күләмендә матди бүләк алачак.