«Халык контроле» ярдәм итә

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Соңгы вакытларда Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү   порталындагы  (www.uslugi.tatarstan.ru) “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәштә бик зур ярдәм итә башлады.

Әйтик, 2016 елның 6 октябрендә Чистайда яшәүче берәүнең заявкасы буенча Акбулат авылында хосусый эшмәкәр М.Ш.Төхвәтуллинның “Чишмә” кибетенә тикшерү үткәрелде. Биредә, чыннан да, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законны бозу факты расланды: алкогольле продукцияне (сыра) ваклап сату вакытын чикләүнең санга сугылмавы ачыкланды. Гаепле зат административ җаваплылыкка тартылачак.

Шулай итеп, бу хакта “Халык контроле”нә хәбәр иткән гражданин хәзер матди бүләккә исәп тота ала (чөнки хәбәре расланган бит).         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International