Ярминкә...

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Көзге чорда уздырыла торган ярминкәләр шәһәр халкына кышка сыйфатлы, шул ук вакытта чагыштырмача очсыз бәядән авыл хуҗалыгы продуктлары хәстәрен күрү мөмкинлеге бирә.

Ярминкәләр Чаллы шәһәрендә даими рәвештә үткәрелеп килә. Алар кулланучы өчен дә, авыл хуҗалыгы җитештерүчесе өчен дә әйбәт мөмкинлекләр бирә. Статистика мәгълүматларына караганда, халыкның өчтән бер өлеше шушы мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырыша. Шулай итеп, шәһәребездә яшәүчеләр, берсен-берсе уздырырга тырышып, бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, чөгендер, кош-корт һәм сыер ите сатып ала.

Ярминкәдә Татарстан Республикасы фермерлары гына түгел, Башкортстан, Удмуртия һәм Киров өлкәсе хуҗалыклары да үзләренең продукциясен тәкъдим итә әле.

 “Сарман тракты” мәйданчыгында үткәрелгән ярминкәләрнең берсендә Чаллы территориаль органы белгечләре дә катнашты. Алар сатып алучылар һәм ярминкәгә килүчеләр белән аралашкан арада Чаллы шәһәрендә яшәүчеләрнең җирле җитештерүче яшелчәсе һәм азык-төлеген, гомумән, туып үскән Татарстан Республикасы җирендә үстерелгәнне-җитештерелгәнне сатып алу ягын хуп күрүен ачыкланды. Сатып алучылар шулай ук Тукай районы, “Майский” совхозы, «Сосновоборский» ҖЧҖ, “Алабуга сөте” һәм башка бик күпләр продукциясенең сыйфатлы булуын искәртте. Бүлек белгечләре “Кулланучылар хокукларын яклау турында” №2300-1 РФ Законын, “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында” 19 гыйнвар, 1998 ел, N 55 РФ Хөкүмәте карарын аңлату йөзеннән әңгәмәләр үткәрде, буклетлар өләште, кулланучылар хокукларын санга сукмауның конкрет фактлары буенча консультацияләр бирде. Ярминкәгә килгән барча халыкка “Кайнар линия” телефоны эше турында мәгълүматлар ирештерелде.

Музыка уйнап торган бер мәлдә сәүдә алып бару сатып алучыларның да, сатучыларның да күңеленә хуш килде.  Шуның нәтиҗәсе буларак, ярминкәдән берәү дә буш кул белән генә кайтып китмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International