Градуслы лосьон

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

 2016 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре  100 мл сыешлы пыяла савытларда Казахстан Республикасында җитештерелгән «Вита-септ космо плюс» лосьонын сату факты буенча хосусый эшмәкәр Ф.Р.Вафинага карата административ хокук бозу турында эш кузгатты.

Бу хәл Әлки районында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән «Фаина» кибетендә уртак тикшерү барышында ачыкланды. Тикшерү вакытында сатудагы продукциягә товарны озату документларын күрсәтүче табылмады. Шулай итеп, контрольлек чаралары нәтиҗәсендә барлыгы  1410 сумлык 47 шешә лосьон әйләнештән алынды.

Спиртлы продукция үрнәкләре экспертизага җибәреләчәк. Экспертиза лосьонның косметика чарасы урынына су кушылган спирт булып торуын ачыкласа, хосусый эшмәкәр административ җаваплылыкка тартылачак, ә хуҗасыннан алынган продукция конфискацияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International