Кайбер эшмәкәрләр хәмергә бәйле кешеләргә бит-тән тиресенә матурлык өстәүче косметика чараларын (әлбәттә инде, чибәрләнү өчен түгел, ә эчү өчен) сатып табыш ала. Шул рәвешле “фанфурик”лар хәмердән башка яши алмаган гражданнарыбыз арасында үлем-китем очраклары артуның төп сәбәбенә әйләнеп бара.
Кечкенә кибетләрдә “фанфурик”лар билгеләнеше буенча файдалануны күздә тотмаган шартларда һәм күләмнәрдә сатыла.
6 октябрь көнне Әлмәт районының Кәләй авылында хосусый эшмәкәр Брагина 50шәр сумнан 2 данә «На бруньках» косметика лосьоны сатканда тотылды. Кибетне тикшерү барышында тагын 36 савыт лосьон табып алынды.
7 октябрьдә Әлмәт шәһәренең «Кстати» кибете сатучысы 30 сумлык бер савыт «Хлебный» косметика лосьонын сатканда “кармак”ка эләкте. Кибетне тикшерү барышында 2 «Хлебный» косметика лосьоны һәм 50 «Чистый аромат» лосьоны сатудан алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әлеге фактлар буенча административ тикшерү алып бара.
Әнә шулай кайбер эшмәкәрләребез әле һаман, косметика лосьоны, дигән булып, кулланучыга кул сузымындагы кибеттән сатып алып, урамга чыккач ук эчеп кую мөмкинлеге булган киң муенлы савытта очсызлы бәядән сыйфатсыз спирт кушылган су сатып, кемнәрнеңдер сәламәтлеге, хәтта ки гомере хисабына табыш алуларын дәвам итә.