Кинога ризык алып барырга ярыймы?

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына бер гражданин: “Кинотеатрга үзең белән ризык һәм эчемлекләр алып барырга ярыймы?”– дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

Әлмәт территориаль органы бу җәһәттән шуны хәбәр итә: кинотеатрга кергәнче  кайдандыр сатып алынган ризык белән тамашачыны кинотеатр хезмәткәренең  кинозалга кертмәве кулланучылар хокукларын яклау турында законда билгеләнгән кулланучылар хокукларын бозу булып тора. Чөнки бу законда  сеанска ашау-эчү әйберләре белән керергә ярамый, дигән тыю күздә тотылмаган.

Кулланучылар хокукларын яклау турында гамәлдәге законда, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  17.11.1994 ел, №1264 карары белән расланган Халыкка кино-видео хезмәте күрсәтү кагыйдәләрендә тамашачыны залга кертмәүнең яки залдан куып чыгаруның 2 нигезе генә күздә тотылган. Болар – тамашачының җәмәгать тәртибен бозуы һәм киновидеотамаша оешмасының мөлкәтенә зыян китерүе.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органынының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Виноградова Алина Игорьевна 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International