– Хезмәт ветераннарына нинди социаль ярдәм чаралары каралган?
Ирина ПАНКРАТОВА, Казан
Бу сорауга ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева җавап бирде:
- “Татарстан Республикасында яшәүчеләргә адреслы социаль ярдәм турында” № 63-ЗРТ закон нигезендә, ветераннарга айлык акчалата түләү, торак мәйданының социаль нормасы чикләрендә торакка, халык өчен хезмәт күрсәтүләрне куллануның билгеләнгән нормативлары чикләрендә коммуналь хезмәтләр күрсәтү ( шул исәптән газ белән һәм электр энергиясе белән тәэмин итү буенча) өчен түләү чыгымнарының 50 проценты күләмендә субсидия һәм стационар телефон элемтәсе челтәренең абонент линиясе, күмәк антенна, радио өчен түләү чыгымнарының 50 проценты күләмендә субсидия күздә тотылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: пенсиягә чыккач айлык уртача керем 20 мең сумнан ким булганда гына шушы ташламаларны алуга хокук барлыкка килә.
- Кыска дулкынлы мичебез ватылды. Гарантиясе әле чыкмаган булса да, кибеттә сатучылар, сервис үзәгенә алып барыгыз, дип кырт кисте. Ничек күтәреп барасы инде ( мичнең авырлыгы 12 кг), дип баш ваткан арада танышларым, сервис үзәге аны үзе алып китәргә тиеш, дип мине тынычландырды. Чыннан да, шулаймы икән?
Альбина ЛАРИОНОВА, Әлмәт
Сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Виноградова җавап бирде:
– Ремонтлау, бәясен арзанайту, башкасына алыштыру һәм (яки) кулланучыга кире кайтару өчен зур габаритлы товарны һәм авырлыгы биш килограммнан артыграк товарны кибет яки сервис үзәге үзе алып килергә-китереп бирергә тиеш. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясындагы 7 пунктында әнә шулай дип билгеләнгән. Әмма сезгә, әйтик, претензия яисә гаризагызда язмача рәвештә товарны китерү турында таләп куярга кирәк.
Бу бурыч үтәлмәгәндә, шулай ук кибет яки сервис үзәге кулланучы яши торган урында булмаганда, әлеге товарларны кулланучы үзе китереп бирергә һәм (яки) кире кайтарырга мөмкин. Бу очракта кибет яки сервис үзәге кулланучыга әлеге товарларны китереп бирү һәм (яки) кире кайтару белән бәйле чыгымнарын капларга тиеш. Товарны мөстәкыйль китереп биргән очракта, йөк ташу белән шөгыльләнүче оешманың касса чегын яки квитанциясен югалтмыйча, барлык чыгымнарны документлар нигезендә расларга кирәк. Сатучыларга, сервис үзәгенә фәкать документлар күчермәләрен генә бирергә икәнен дә онытмагыз. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, кулланучы буларак үз хокукларыгыз санга сугылмаганда, кыю төстә Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.
– Инде күптәннән, Казанда Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчыкта крестьянга һәйкәл урнаштырылачак, дип игълан ителгән иде. Ул ниндирәк булачак икән?
Илдар ЗАРИПОВ, Азнакай
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Николай Титов:
– Агросәнәгать комплексы хезмәтчәне-крестьянга һәйкәлнең эскиз-проекты конкурс нигезендә сайлап алына. Конкурска барлыгы 15 хезмәт кертелеп, аларның барысы да комиссия тарафыннан карап тикшерелде. Комиссия составына Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән комитеты, Казан башкарма комитетының мәдәният һәм архитектура идарәләре вәкилләре керде. Конкурсның икенче этабы өчен өч проект сайлап алынды. Шулардан ике эскиз – Казан скульпторлары Александр Кислов һәм Равил Йосыпов хезмәтләре аеруча зур игътибар җәлеп итте. Конкурс комиссиясе бу эскизларны эшләп җиткерү һәм утырышта кабат фикер алышу зарурилыгы турында карар кабул итте. Нәкъ менә кайсы скульпторның эскизы сайлап алынганлыгын соңрак хәбәр итәчәкбез.