ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина ВИНОГРАДОВА “Бугульминская газета” укучыларын аеруча нык кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
- Табиблар сырхауларга медицина карталарын бирергә бурычлымы?
- Медицина документларын, аларның күчермәләрен һәм өземтәләр алу өчен гариза язарга кирәк. Медицина кенәгәләре медицина оешмасында сакланырга тиеш, әмма сырхауның телдән, шулай ук язмача рәвештә дә мәгълүмат алуга хокукы бар.
- Сырхау медицина хезмәте күрсәтелгәнче, әйтик, операция алдыннан, дәвалау-операция ясауга язмача ризалык бирә. Бу кемгә күбрәк кирәк: медикларгамы, әллә сырхаугамы?
- Ике якка да. Гражданинның яки законлы вәкиленең дәвалау-операция ясауга ихтыярый ризалыгы кирәкле башлангыч шарт булып тора. Шул ук вакытта табиб сырхауга медицина ярдәме күрсәтүнең максатлары, ысуллары, шулай ук медицина ярдәменә бәйле ихтимал уңышсызлыклар, мөмкин булган дәвалау юллары, аларның нәрсәләргә китерүе, шулай ук күздә тотылган нәтиҗәләр турында тулы мәгълүматлар бирергә тиеш. Фәкать шуннан соң гына табиблар сырхауны дәвалауга яки аңа операция ясауга юридик хокук ала.
- Сырхауның үзе фикеренчә, медицина хезмәтләре тиешенчә күрсәтелмәгәндә, бу сырхау компенсациягә өметләнә аламы?
-Әйе. Бу очракта кулланучы килешү буенча бурычларны үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен җәза чарасын үзе сайлап алуга хокуклы. Җәза чаралары – кимчелекләрне бушлай юкка чыгару, хезмәт күрсәтү бәясен тиешенчә киметү, кимчелекләрне үзенең көче яки өченче затларның көче белән юкка чыгару чыгымнарын каплау, килешүне өзү һәм зыянны тулысынча каплау.
- Медицина хезмәтләре күрсәтүне кулланучылар хокукларын яклауның үзенчәлеге нидә?
- Түләүле медицина хезмәтләрен күрсәтүдә килеп чыгучы мөнәсәбәтләргә кулланучылар хокукларын яклау турында законның көче тулы күләмендә кагыла. Чөнки гражданин хезмәт күрсәтүләрне фәкать шәхсән ихтыяҗлары өчен сатып ала бит. Бу аңа өстәмә хокуклар бирә, сыйфатка карата таләпләр билгели, эш башкаручыларның җаваплылыгын көчәйтә.
Үзенчәлеге шунда: бу очракта мөлкәти булмаган шәхси байлык – кешенең гомере, сәламәтлеге, физик яктан кагылгысызлыгы йогынты объекты булып тора. Ә инде медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты эш башкаручының квалификациясенә, шулай ук оешманың техник яктан тәэмин ителешенә бәйле. Моннан тыш хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәсе (кайбер чыгарма очраклардан тыш) әйбер түгел, ягъни күзгә күренеп тормый. Медицина йогынтысы асылда чир чыганагына үтеп керүне күздә тота һәм кирәкмәс нәтиҗәләр белән үрелеп бара. Гадиләштеребрәк әйткәндә, дәвалау-операция ясау баштан ук зыян китерү ихтималын да күздә тота. Бу урында медицина ярдәмен күрсәтү белән үрелеп барган зыянның дөресме, әллә дөрес булмаган гамәлләр аркасындамы китерелү проблемасы килеп туа. Чөнки ярдәм күрсәтелгәндә сырхауның сәламәтлегенә дөрес, шулай ук дөрес булмаган гамәлләр аркасында зыян китерелү ихтималы бар. Биредә төп проблема – медицина хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәсен бер селтәнүдә генә бәяләп булмауда. Чөнки, башка һөнәри эшчәнлектән аермалы буларак, дәвалау-операция ясауда уңышсызлыкны күп кенә очракларда табибка гына сылтап калдырып булмый. Организмның үзенчәлекләре һәм конкрет чир үзенчәлекләре төрле кешедә төрлечә бит. Хәтта медицина хезмәте бик төгәл һәм бик әйбәт итеп күрсәтелгәндә дә көтелгән нәтиҗәгә тулысынча яки өлешчә ирешелмәскә мөмкин. Кулланучы-сырхауның хокукларын нәтиҗәле төстә яклау өчен иң беренче чиратта төгәл, тәфсилле һәм кирәкле барлык нәрсәләрне үз эченә алган килешү кирәк. Анда түләүле медицина хезмәтләрен алу шартлары һәм сроклары, исәп-хисап ясау тәртибе, якларның хокуклары һәм бурычлары, җаваплылыгы күздә тотылырга тиеш.