Савыты 30 сумлык үлемгә тиң куркыныч! Инде хәзер яшьләр дә “ике төрле максаттагы” сыекчага яки халык телендә “фанфурик” дип аталган “үләт”кә күчкән. Төнәтмәгә “утырган”нар арасында 35 яшькә кадәрге кешеләр күп. Ә бу лосьоннарны аптека, киоскларда сату гына түгел, хәтта өеңә дә китереп бирәләр.