Балтач районының “Наз” реабилитация үзәгендә өлкәннәр белән очрашу

2016 елның 14 октябре, җомга

2016 елның 10 октябрендә, Өлкәннәр декадасын үткәрү кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре “Наз” реабилитация үзәгендә ял итүче пенсионерлар белән очрашу үткәрде. Белгечебез аларны инспекциянең эшчәнлеге белән таныштырды, кулланучының төп хокуклары турында сөйләде, сорау-җавап рәвешендә әңгәмә үткәрде.

 Пенсионерларыбызның бик актив булуы һәм буш вакытларын телевизор экранына текәлеп кенә үткәрергә теләмәве ачыкланды. Алар арасында шәхси хуҗалыгында җитештереп, үзләреннән артып калган  продукциясен: сөт, эремчек, каймак, корт, бәрәңге, сарымсак, гөлҗимешне һ.б. сатарга ниятләп йөргән хезмәт сөючән, булдыклы әбекәйләрнең дә барлыгы билгеле булды. Менә шул әбиләр үзләренең продукциясен кибет аша сатып булу-булмавы белән кызыксынды. Аларга Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә ярминкә өчен махсух урыннар булдырылып, анда күңеле теләгән теләсә кемнең үз хуҗалыгында җитештергән продукциясен сата алу мөмкинлеге ия булуы аңлатылды.

Очрашу барышында шулай ук интернетка тоташу, телефонга төрле алдаулар белән смс-хәбәрләр килү, телефон счетыннан акча урлау кебек сораулар бирелде. Инспекциябезнең компетенциясе чикләрендә барлык сорауларга җаваплар ирештерелде, буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде. Әмма буклетлар һәм газеталарның рус телендә генә булуы өлкән яшьтәгеләребезгә бигүк ошап җитмәде. Шуңа күрә алар киләсе очрашуга татар телендә буклетлар алып килүебезне сорады.

Без пенсионерларыбызның актив тормыш алып баруына горурланып һәм сөенеп кайттык. Шул рәвешле балалары һәм оныклары өчен үрнәк күрсәтә бит, дип әби-бабайларны мактап туя алмадык. Аларның һәрбарчасына нык сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм күңел җылысы телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International