Канун бозучылар

2011 елның 21 гыйнвары, җомга

Январь башыннан   Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре  алкоголь әйләнеше өлкәсендә  шактый гына   канун бозу очракларына тап булды.  Яңа ел бәйрәм яллары вакытында   башкаланың Совет районында  өч сатучыны балигъ булмаганнарга тәмәке һәм алкоголь сатканда   эләктерәләр.  Шулай ук Җиңү проспектындагы барда, Нариманов урамында урнашкан киоскта һәм Юдино бистәсендәге кафеда спиртлы эчемлекләр белән  лицензиясез һәм башка тиешле документларсыз сәүдә итүчеләр  ачыклана.

Инспекторлар Казань – Оренбург трассасының Балык Бистәсе районыннан узучы участогында тагын ике канун бозуга  тап булалар.   Юл буендагы кафеда һәм бензин салу станциясендә катылыгы  15 градустан югарырак булган спиртлы эчемлекләр  белән сәүдә иткәннәр – бу Министрлар Кабинетының 867нче карарына каршы килә. Әлеге документта әйтелгәнчә,  әзер алкоголь продукция күләменең составында 15%- тан артык этил спирты булган  эчемлекләрне социаль-мәдәни объектлар урнашкан, күпләп халык җыела торган һәм   куркыныч чыганагы  булган урыннарда сату тыела.

 Закон бозучыларның һәрбесенә мең ярым сумнан тугыз меңгә кадәр штраф салынрыга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International