Бөгелмәдә яшәүчеләрне хәмер белән законсыз сәүдә итүчеләр агулый

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

 Хөкүмәт дәрәҗәсендә хәмер рекламалауны телевидение һәм интернетка кире кайтару мәсьәләсе карала. Әмма Бөгелмәдә яшәүче кайберәүләр өчен бу яңалыкның кызыгы юк. Чөнки алар нәрсә эчәргә һәм кайдан алырга икәнен кемгә караганда да яхшырак белә. Легаль булмаган эчемлекне, диюебез. Хокук саклау органнары шикле эчемлекләрне сату урыннарын даими рәвештә табып тора. Мәсәлән, сәламәтлек өчен зыянлы спиртлы сыекча ясап саткан өчен бер ханым әле узган ел гына “условный” алган. Судта аның базардан биш литр күләмендә техник этил спирты сатып алуы, шуңа өендә су кушып, спиртлы сыекчаны ликер-аракы сыйфатында сатарга карар итүе билгеләнгән. Бу хакта тәртип сакчылары бик вакытлы белеп алып, ханымның өендә контроль сатып алу оештырган.

Тагын бер гражданин “кармак”ка эләккән. Монысы полиция операциясе барышында биш литр спиртлы сыекча саткан. Паровозная урамындагы йортын тикшерү барышында әле тагын 20 канистр суррогат табып алынган. Экспертиза нәтиҗәләре эчемлекнең  сәламәтлек  иминлеге таләпләренә туры килмәвен күрсәткән. Әле ярый, хәсрәт “эшмәкәр” штраф белән генә котылып калган.

Хәер, лицензиягә ия булган хосусый эшмәкәрләр дә хәсрәт “эшмәкәр”ләрдән калышмый. Дөрес, болары “фанфурик”лар сатуны хуп күрә. Кайвакыт кирәкле документлары да булмаган әнә шундый продукция рәхәтләнеп аптека һәм кибетләрдә сатыла. Прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре шуларның берсендә – Деповская урамында урнашкан кибеттә пүнәтәйләр катнашында тикшерү үткәргән. Көнкүреш товарлары арасында косметика лосьоннары да табылган. Бу лосьоннарның бер өлеше тикшеренүгә җибәрелгән. Хәзер инде сыекчага карата экспертиза нәтиҗәсе эшмәкәрнең язмышын хәл итәчәк.

Ел башыннан бирле районда 3200 литрдан артыграк спиртлы эчемлек законсыз әйләнештән алынган инде.

Менә хәзер ялган спиртлы эчемлекләргә каршы көрәшкә бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы җәлеп ителгән. Аның ярдәмендә  Татарстанның сәүдә нокталары киштәләреннән теркәүгә алынмаган “зәмзәм суы”юкка чыга башлаган. Нәтиҗәдә легаль аракы сату күләме арткан. Сүз уңаеннан, районыбызда да хәмер базарындагы хәлләргә мониторинг үткәрелеп килүен искәртеп үтик. Әле күптән түгел генә башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Мурад Булгаков рәислегендә җирле эшмәкәрләр белән нәкъ менә шушы темага багышланган киңәшмә булып үткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International