Иң мөһим шарт – тиешле мәгълүматларның сатып алучыларга күренә торган урында урнашкан булуы

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына сатучы турында тулы һәм дөрес мәгълүматларны үз вакытында алуга кулланучы хокукларын үтәү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать керде. Кулланучы тарафыннан тапшырылган документлардан күренгәнчә, хосусый эшмәкәр “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законының (алга таба - закон) 8 статьясы нормаларын бозуга юл куйган.

2016 елның 13 октябрендә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре ярминкә җитәкчесе һәм хосусый эшмәкәр белән  Закон нигезләмәләрен, РФ Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен тормышта куллану буенча фикер алышты.

 Очрашуда кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларыннан файдалану һәм кулланучыларга сатучы, җитештерүче, эш башкаручы турында, шул исәптән  сатып алучыларга мәгълүматлар җиткерүдә кулланыла торган телгә карата тиешле мәгълүматларны ирештерү таләпләрен бозуга юл куймау буенча аңлату эше аерым игътибар үзәгенә алынды.

Законның 9 статьясы һәм РФ Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең (алга таба – Сату кагыйдәләре) 10 пункты нигезендә, сатучы – хосусый эшмәкәр сатып алучыга дәүләт теркәвенә алынуы һәм үзен теркәүгә алган орган атамасы турында мәгълүматлар ирештерергә тиеш. Мөһим шарт – бу мәгълүматларның сатып  алучыга күренә торган уңайлы урында урнашкан булуы.

Вакытлыча бүлмәләрдә, ярминкәләрдә, урамда лотоклардан гына сәүдә иткәндә һәм сатучының даими урнашу урыныннан читтә сәүдә итүнең башка очракларында да сатып алучылар игътибарына шундый ук мәгълүматлар ирештерелергә тиеш.

Мөрәҗәгатьне карап тикшерү барышында эшмәкәр  сатып алучыга танышу өчен уңайлы булган урында, объектның кемнеке икәнлеген күрсәтеп, аншлаг урнаштырды һәм кулланучыларга мәгълүматлар җиткерү таләпләрен алга таба бик яхшылап үтәргә вәгъдә бирде.

Территориаль орган хезмәткәрләре куллану базарында закон бозуларны кисәтү чараларын тормышка ашыру барышында эшмәкәрләрнең кем икәнлекләре һәм дәүләт теркәвенә алыну турында мәгълүматлары күрсәтелгән бейджларга ия булуын билгеләде. Ярминкәдә эшчәнлек алып барганда бөтен көн дәвамында  бейджларны күкрәккә тагып йөртү тәкъдим ителде.

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре куллану базары субъектлары тарафыннан хокуклар һәм бурычларны тормышка ашыру механизмнарын аңлатты. Кулланучылар хокукларын яклау турында законны бер төрле генә куллану өчен бик мөһим бу.

Ярминкә җитәкчесенә, Закон һәм сату кагыйдәләре нигезендә сатып алучыларга дөрес һәм тулы мәгълүматлар тапшыруны тәэмин итү максатыннан чыгып, түбәндәгеләр тәкъдим ителде:

- хуҗалык итүче барлык субъектлар белән аңлату эшләре үткәрү;

- кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматларны күренеп торган, уңайлы урында урнаштыру;

- кулланучылар хокукларын яклау турында закон таләпләрен үтәүне тәэмин итү.

Ярминкә җитәкчесе әлеге мәсьәләне җитди контрольлеккә алырга һәм закон таләпләрен, сатып алучылар өчен кирәкле мәгълүматларны урнаштыруны күздә тоткан килешүләр шартларын кыска гына вакыт эчендә үтәүне тәэмин итәргә вәгъдә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International