Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән Әлмәттә, Бөгелмә һәм Лениногорскида көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли. Җирле җитештерүчеләребез һәр шимбә саен халыкка кыр-бакча нигъмәтләрен, шулай ук терлекчелек продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итә.
15 октябрьдә «Торговый двор» ҖЧҖ сәүдә комплексы территориясендә оештырылган сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләренең берсендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Аны Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин озатып йөрде.
Ярминкәдә кооператорлар һәм шәхси җитештерүчеләр халыкка товарларның киң ассортиментын, шул исәптән яшелчә, ит, балык, колбаса ризыклары, токмач, сыр, он, дөге, бал, май, йомырка, сөт ризыкларын һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен, көндәлек өчен кирәкле товарлар тәкъдим итте.
Фәрит Мөхәммәтшин сәүдә рәтләре буйлап йөреп чыкты, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты, сәүдәнең ничек баруы белән кызыксынды, сатуга чыгарылган продукциянең бәяләре һәм ассортименты белән танышты, товарларның сыйфатын бәяләде (мәгълүматлар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды).
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә ярминкәләргә чыгып, бәяләргә мониторинг ясады, сатып алучылар белән җирле продукциянең өстенлекләре турында әңгәмәләр корды, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация ярдәме күрсәтте, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләште.
Шулай ук Әлмәттә үткәрелгән Бөтенроссия ярминкәсенә дә тукталып үтәргә кирәк. Ул 14-18 сентябрьдә «Лента» гипермаркеты янәшәсендә узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре ярминкәгә килеп, сатучылар, шулай ук сатып алучылар белән әңгәмәләр корды. Ярминкәдә азык-төлек, йорт товарлары, сәламәтлек өчен товарлар, кәсепчеләр товарлары, өске кием-салым, трикотаж, бакча кирәк-яраклары, үсентеләр тәкъдим ителде.
Территориаль орган хезмәткәрләре ярминкәләрдә катнашучылар белән аралашу барышында бәрәңгегә, кишер, он, ит ризыклары, үсентеләргә ихтыяҗның зур булуын ачыклады. Халык бу продукцияне, бәясе хәтта ки челтәр кибетләрендәгегә караганда да очсызрак булуы сәбәпле, бик теләп ала. Сатучылар исә безгә авыл хуҗалыгы ярминкәсенә китерелгән барлык продукцияләренең диярлек сатылып бетүен әйтте.
Ярминкәләрнең максаты – халыкны мөмкин булганча очсыз бәядән, көндәлек өчен кирәкле булган сыйфатлы азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү.