Эшебезгә нәтиҗә ясадык

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының агымдагы елның 9 аендагы эшенә йомгак ясалды. Территориаль органның контрольлек-инспекция эшчәнлеген бәяләүдә күп санлы критерийларның берсе – ул да булса законсыз әйләнештән алынган алкогольле һәм спиртлы продукция күләме.

 Хезмәткәрләребез 2016 елның 3 кварталында барлыгы 48 118,3 л алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз әйләнештән алды, судлар карарлары нигезендә  24 762,7 л хәмер конфикацияләнде.

12 октябрьдә Казан территориаль органы легаль булмаган әйләнештән алынган  4 791, 1 л күләмендә алкогольле продукцияне юк итүгә тапшырды.

Гомумән алганда, 2016 елда барлыгы  34 723,6 л күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция юкка чыгарылды.

 Мондый чараларның Татарстан Республикасы хәмер базарында закон бозу очракларын киметүгә китерүенә ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International